Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр буе паркы урманында үзенчәлекле балалар мәйданчыгы ясыйлар

Үзенчәлекле балалар мәйданчыгы, кофейня, заманча бәдрәф... Чаллының Яр буе паркында тагын ниләр төзелә?

Хәзерге вакытта Яр буе паркын төзекләндерүнең беренче этабы бара. “Спорт сарае” тукталышыннан алып урманга кадәр җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлы сузылачак. 

Урман янында Чаллы халкы өчен ял итү зонасы булдырылачак. Биредә кафе һәм спорт җиһазларын прокатка бирү үзәге булачак. Эскәмияләр дә урнаштырырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта эшчеләр фундамент ясау белән мәшгуль. 2-3 көннән прокатка бирү һәм кофейня бинасын коруга керешәчәкбез, - ди прораб Михаил Натенадзе. 

Урман эчендә дә эшләр кайный. Биредә үзенчәлекле балалар мәйданчыгы төзелә. Аларның күбесе экологик яктан чиста материал - агачтан ясала. Шуу элементлары гына калайдан. План буенча мәйданчык 15 сентябрьга әзер булырга тиеш. Шулай ук урман эчендә этләрне уйнату-дрессировкалау мәйданчыгы да булачак. 

Исегезгә төшерәбез, Яр буе паркын төзекләндерүгә җәмәгать киңлекләре үсеше Республика программасы кысаларында 150 миллион сум бүленеп бирелде. 

Лилия Хәбибҗанова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев