Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңүчеләр бүләкләнде

Укытучыларның эшчәнлеген бәяләүне күздә тоткан бик күп проектлар гамәлгә ашырыла. 2006 елдан бирле эшләүче "Милли мәгариф" проекты шундыйларның берсе. Бу вакыт эчендә әлеге проект кысаларында 2 меңгә якын укытучы бүләкләнгән. Быел "Милли мәгариф" проектында 462 укытучы катнашкан. Аларның 26сы - Россия, 89ы Татарстан күләмендә бүләкләүгә лаек булды. Бәйгедә катнашучыларның эшчәнлеге...

Укытучыларның эшчәнлеген бәяләүне күздә тоткан бик күп проектлар гамәлгә ашырыла.

2006 елдан бирле эшләүче "Милли мәгариф" проекты шундыйларның берсе. Бу вакыт эчендә әлеге проект кысаларында 2 меңгә якын укытучы бүләкләнгән.

Быел "Милли мәгариф" проектында 462 укытучы катнашкан. Аларның 26сы - Россия, 89ы Татарстан күләмендә бүләкләүгә лаек булды.

Бәйгедә катнашучыларның эшчәнлеге 6 критерий буенча бәяләнгән: укытучының үз эшчәнлеге нәтиҗәсе, укучыларының уңышлары, белем мониторингы, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, бердәм республика имтиханнары нәтиҗәләре белән мәгълүмати-аналитик белешмә әзерләп тапшырырга кирәк булган. Барлык документлар дәлилләнгән булырга тиеш.

Укытучылык хезмәте югары бәяләнгән педагогларга грант тапшырыла. Ләкин моңа лаек булу өчен еллар дәвамында тир түгеп эшләргә, хезмәтеңне һәм балаларны чын күңелдән яратырга кирәк. Бәйгедә катнашу, Россия һәм Татарстан күләмендә иң яхшы исеменә лаек булу өчен укытучылар өч еллык эш тәҗрибәсен тәкъдим иткән. Үткән җомга көнне, мөгаллимнәрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан шушы бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр.

"Милли мәгариф" проекты кысаларында республиканың иң яхшы укытучысы грантына лаек булучыларның 14е Чаллы педагоглары. Шуларның өчесе - 52нче мәктәптән Дания Баһаветдинова, 77нче гимназиядән Рәмзия Җиһаншина һәм Г.Акыш исемендәге 84нче лицейдан Рәдинә Сәрварова - татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

52нче мәктәптә татар теле укытудан тыш, милли белем һәм тәрбия буенча директор урынбасары булып эшләүче Дания Баһаветдинова балаларга төпле белем бирү белән беррәттән төрле бәйгеләрдә катнашып, үзенең осталыгын күрсәтергә дә вакыт таба. Бу аның "Милли мәгариф" проектында икенче җиңүе. Әлеге проектта катнашып, Дания Василовна 2008 елда Россия күләмендә җиңү яулаган иде.

"Мин Дания Василовнаның эшеннән бик канәгать. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, ул һәрчак башкаларга үрнәк.Укытучылар, укучылар арасында абруе зур. Директор урынбасары вазифаларын башкаруына да тел-теш тидерерлек түгел, бик тырыш җитәкче ул", - ди мәктәп директоры Сәйфи Кайбышев.

Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән республика тантаналарыннан Дания Баһаветдинова югары күңел күтәренкелеге белән кайткан. "Бәйрәм тантаналары" күбесенчә татар телендә барды. Бу республика җитәкчеләренең телебезгә карата игътибары арту турында сөйли. Хезмәтемә республика күләмендә бәя бирелүе, әлбәттә, сөенечле. Ләкин шул ук вакытта грант ул киләчәктә тагы да тырышыбрак эшләү, тагы да яхшырак нәтиҗәләргә ирешү бурычы йөкли", - ди укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев