Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игелекле гамәл

1 августта Татарстан Республикасында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" хәйрия акциясе старт алды. Аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга ярдәм йөзеннән оештырылучы бу игелекле гамәл республикада 2007 елда башланып киткән иде. Сигезенче елын үткәрелүче хәйрия акциясе Чаллыда да бик күп балаларга шатлык бүләк итә. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе кысаларында хәйрия...

1 августта Татарстан Республикасында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" хәйрия акциясе старт алды. Аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга ярдәм йөзеннән оештырылучы бу игелекле гамәл республикада 2007 елда башланып киткән иде. Сигезенче елын үткәрелүче хәйрия акциясе Чаллыда да бик күп балаларга шатлык бүләк итә.

"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе кысаларында хәйрия чаралары шәһәрнең өч районында тәгаенләнгән. Беренче булып акцияне Автозавод районы башлап җибәрде. 11 августта "Океан" ресторанында күп балалы 10 гаиләдә яшәүче 25 балага акция кысаларында канцелярия товарлары алу өчен сертификат тапшырылды. Автозавод районы хакимияте "Океан" рестораны, "Октябрьское" ААҖ җитәкчеләренә һәм коллективларына акциядә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

13 августта акция кысаларында тагын районның күп балалы, аз керемле һәм инвалид балалар тәрбияләүче 20 гаиләсенә ярдәм күрсәтелде.

"Хәйрия чарасын Автозавод районы башкарма комитеты белән берлектә "Заман" яшьләр үзәге оештырды. Үзәк хезмәткәрләре балалар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм-бәйге ясадылар. Иң элек беренче сыйныфка барасы балалар пазллардан шәһәр күренешләрен җыйдылар. Экрандагы сурәтләрдән һәркем үз рәсеменең шәһәрнең кайсы урыны булуын да әйтеп бирергә тиеш иде. Табышмак чишүдә дә булачак укучылар сынатмады. Аннары балалар Республика көненә багышланган конкурска открыткалар ясадылар. Әти-әниләре дә бераз ярдәм итте аларга. Бәйгеләр төрле күмәк уеннар белән чиратлашып барды.

Бәйрәм ахырында балаларның һәркайсына мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Аларга мәктәпкә җыенырга булышучылар - шәһәребезнең шәхси эшмәкәрләре Маһир Салехов, Аллахверди Гейбатов, Сергей Булгаков.

Бәйрәмдә катнашучы балалар арасында күбәләктәй бер кызчык активлыгы, шул ук вакытта тыйнаклыгы белән игътибарымны җәлеп иткән иде. Таныштык. Диана күп балалы Галиевләр гаиләсендә беренче бала, 20нче бакчада тәрбияләнгән, 37нче мәктәпкә 1нче сыйныфка бара. "Бәйрәм бик күңелле булды, уеннар, ярышлар ошады, бүләк тә, әле карамадым", - ди Диана. Әнисе исә мәктәпкә барырга барлык кирәк-яракны инде әзерләүләрен әйтсә дә, беренче сыйныфка баручы өчен махсус әзерләнгән тартма эчендәге һәр нәрсә Дианага, һичшиксез, кирәк булыр.

"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе 25 августка кадәр дәвам итә. 1 сентябрь алдыннан балаларга үзенчәлекле бәйрәм, мәктәп кирәк-яраклары бүләк итүчеләргә рәхмәт. Изгелек изгелек булып кайта ул.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X