Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Имамнар сайлау бара

Татарстан мөселманнарының 17 апрельдә узган VII Корылтаеннан соң республика авыл-калалардагы мәчетләрдә алдагы 4 елга имам-хатыйблар, имам-мөхтәсибләр сайлау башланып китте. Чаллы шәһәрендә шундый беренче җыелышлар "Туфан"һәм "Ак мәчет"тә үтте. "Туфан" мәчетендә имам-хатыйб итеп Равил хәзрәт Нуруллин, ә "Ак мәчет"тә Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли бертавыштан сайландылар. Җыелышлар барышында алар адресына мөселманнар һәм шәһәр...

Татарстан мөселманнарының 17 апрельдә узган VII Корылтаеннан соң республика авыл-калалардагы мәчетләрдә алдагы 4 елга имам-хатыйблар, имам-мөхтәсибләр сайлау башланып китте. Чаллы шәһәрендә шундый беренче җыелышлар "Туфан"һәм "Ак мәчет"тә үтте. "Туфан" мәчетендә имам-хатыйб итеп Равил хәзрәт Нуруллин, ә "Ак мәчет"тә Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли бертавыштан сайландылар. Җыелышлар барышында алар адресына мөселманнар һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тарафыннан күп җылы сүзләр әйттелде. Чыннан да, бу мәчетләрдә шәһәр, җөмһүриятебез күләмендә игътибарга лаек күп күркәм эшләр башкарыла.

Җыелышларда шулай ук мәхәллә Шуралары, ревизия комиссиясе составлары сайланды. Аларга иң авторитетлы һәм актив мәчет әһелләре кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев