Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ишекләр үзләре ачыла

Тиздән беренче АБКның керү-чыгу ишекләренә дә контактсыз тоткалар куелачак.

Коронавирус инфекциясе йоктыруны киметү максатыннан, автогигантның двигательләр заводының административ-көнкүреш комплексына ишекләрне котактсыз ачу җайланмалары куелды. Бу конструкция ишек тоткасына кулның учы белән кагылмыйча гына бинага керү мөмкинлеге бирә. Мондый җайланма автогигантның баш инженеры кушуы буенча эшләнгән. Бүгенге көндә завод хезмәткәрләре буфет һәм ашханәләр янындагы терсәк санитайзерларын куллана.
Тиздән беренче АБКның керү-чыгу ишекләренә дә контактсыз тоткалар куелачак. Бу җайланмаларны, кирәк булган очракта, автогигантның кеше күп йөри торган башка бүлекчәләрендә дә файдаланырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев