Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ислам академиясе ачылды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады. Аның буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессия ара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан Республикасы мөселманнары...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады. Аның буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессия ара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Болгарда "Болгар ислам академиясе" фәнни-мәгърифәти һәм дини-мәгърифәтчелек мөселман үзәген төзү инициативалары хупланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр Болгар ислам академиясен төзү буенча чаралар планын эшләү һәм раслау йөкләнде. Планда Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнгә, 2016 елның 21 маена, Болгар ислам академиясен төзү урынына 2016 елның 21 июленә, истәлекле таш салу чараларын оештыру каралырга тиеш. Вакытыннан алда әлеге Указ нигезендә Болгар тарихи шәһәрендә ислам академиясе ачылды. Бу уңайдан Истәлек билгесе бинасында халыкара конференция оештырылды һәм Ак мәчеттә Коръәнне матур итеп укырга өйрәтү курсларын ачу тантанасы үтте. Болгар ислам академиясенең бинасы әлегә проект хәлендә генә булса да, беренче чаралар инде оештырыла да башлады. Шушы уңайдан Болгарда "Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы" дигән халыкара конференция оештырылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Конференция алдыннан Ак мәчеттә Коръәнне матур итеп уку буенча алты айлык курслар ачылды. Бу курсларны уздыру өчен Төркиядән ике остазның китерелүе һәм аларның Татарстан имамнарына гына түгел, күрше республикалардан да киләчәк дин белгечләренә дәресләр бирәчәге һәм матур итеп Коръән укырга өйрәтәчәге әйтелде. Халыкара конференциягә килгәндә, бу чарага Татарстан Президентыннан тыш, Россиядәге мөфтиләр Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Төркия, Сүрия, Мисыр, Дагыстаннан килгән дин галимнәре һәм әһелләре катнашты. Шулай итеп әлегә үз бинасы һәм ректоры да булмаган ислам академиясе Болгарда үз эшен башлап җибәрде. Чаллы мөселманнары да ислам академиясе ачылуны куанып кабул иттеләр. Шәһәребез мәчетләре имамнары барысы да бер фикердә, җәмгыятебездә иман артуга бара, динле, тәрбияле яшьләребез өчен бу гыйлем йорты ифрат дәрәҗәдә файдалы булачак, ди алар. Имам-мөхтәсибебез Әлфәс хәзрәт Гайфулла шәһәребездән бу уку йортында белем алырга теләүчеләр шактый булыр дигән өметтә. Болгар ислам академиясе бабаларыбыздан ук килгән Хәнәфи мәзһәбе юнәлешен ныгытуда зур таяныч булыр. Чаллы урамында сораштырулардан күренгәнчә, әле күпләр академия турында беренче тапкыр гына ишетәләр икән, ә инде хәбәрдар булган кешеләр хуплауларын белдерделәр. - Мәдрәсәләр дә күп, ислам университетыбыз да бар, ә бит югары дини белем алу нияте белән егетләр гарәп илләренә китәләр, аннан бөтенләй икенче кеше, икенче карашлы булып кайтканнары да бар. Академия үзебездә булгач читтә йөрүләр тукталыр дип уйлыйм, - диде Кәшифулла абый Әбүзәров. Ул Әлки районыннан килеп Чаллыда 9 ел яши икән. - Академиядә укып чыкканнар акыллы, халыкны иманлы дөрес юлдан алып баручы хәзрәтләр була торганнардыр инде. Бездә муллалар күп, әмма галимнәр дәрәҗәсенә җиткәннәре аз. Күпчелек халык бездә мәчеткә дини бәйрәмнәрдә генә бара, академиядә укытучылар бу турыда да уйланып, кешеләрне тәүбәгә чакыру өчен нинди юллар барлыгын да ачыкласыннар иде, - ди 62 яшьлек Зөбәрҗәт апа Гайнетдинова. - Бу уку йортының нигә кирәклеген аңлап бетермәсәм дә, яхшыга булыр, дип уйлыйм. Вахабитлар, сәләфиләр, тагы әллә нинди шәһит-шәһидәләр, террористлар булмас анда. Хөкүмәтебез боларга юл куймас. Чын иманлы яшьләр тәрбияләнерләр дип торам, - ди 81 яшьлек Хәйдәр бабай әйтте. Ул мәчеткә өйлә намазына бара иде. Урамда төрле фикер әйтүчеләр булды, усал теллеләр дә юк түгел. Ничек кенә булмасын Болгар ислам академиясе изге ният белән ачылды. Уңышлы эшләп китәргә Аллаһы Тәгалә аңа үзе ярдәм итсен. Тагын шуны өстәп әйтик, ТР Президентының бу Указын чынга ашыру кысаларында, Болгар ислам академиясен төзүгә өлеш керткән юридик һәм физик затларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, истәлекле китап һәм мемориаль билге кую карала. Илдар Исламов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев