Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җитәкчеләр агач утырттылар

Урманнарны еш кына планетаның үпкәләренә тиңлиләр. Әмма, кызганычка каршы, урманнарның саны елдан-ел кими. Моңа табигый факторлар да, кешеләр тарафыннан китерелә торган зыян да тәэсир итә.

Урманнарны саклау, халыкта әйләнә-тирә мохиткә булган игътибарны арттыру нияте белән, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Министрлар Кабинеты карары нигезендә, төбәкләрдә "Урман утырту көне" акциясе үткәрелә башлады. Быел әлеге чара 14 май көнне үтте. Әйләнә-тирәне яшелләндерү эшләренә чаллылылар да кушылды.

"Агач утырту өчен бүген менә дигән көн! Җиң сызганып, үрнәк булырдай итеп эшлик", - дип, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов белән шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов чыршы утыртуга керештеләр. Аларга шәһәр хакимиятенең башка идарә җитәкчеләре дә кушылды. Менә шулай шәһәребезнең "Кыңгыраулы күпер" яны территориясендәге Тукай яр буенда "Урман утырту көне" акциясе башланып китте.

"Бүген шәһәребезнең Автозавод, Комсомол һәм Үзәк районнарында да агач утырту эшләре алып барыла. Үсентеләрне без ялангач мәйданнарда гына түгел, ә шәһәрдәшләребез тәкъдим иткән урыннарда да утыртабыз. Иң мөһиме, җир астында коммуникацияләрнең булмавын билгеләп, төзекләндерү кагыйдәләренә каршы килмәвен ачыкларга кирәк. Агач-куаклар үсеп китәрлек шартлар булу да зарур", - дип аңлатты Рафаил Кыямов.

Гомумән, "Урман утырту көне" акциясе кысаларында шәһәрдә 10687 төп агач-куак утыртылды. Өмәдә 229 оешма, 5 меңгә якын кеше катнашты. Әлеге чара өчен үсентеләрне шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы эшчеләре әзерләде. Мәсәлән, Комсомол районында, "Кыңгыраулы күпер" янындагы Тукай ярыннан алып, Батенчук урамына кадәрге территория буйлап, 10-16 яшьлек 70 төп ылыслы агач утыртылды. Автозавод районындагы "Яшьлек боҗрасы" территориясендә аларның саны 2000не тәшкил итте.

Агач утырту белән бергә, әйләнә-тирәне чүптән арындыру эшләре дә алып барылды. Комсомол районыннан чыгарылган каты көнкүреш калдыклары күләме - 120 куб. метр, үсемлек калдыклары 160 куб. метрны тәшкил итте. Үзәк районының Промкомзона һәм "Производственный проезд" территорияләрендә законсыз чүплекләр юк ителде.

Кече суднолар буенча дәүләт инспекторы Рафик Авзалов әйтүенчә, 14 май көнне Бөтенроссия "Чиста яр" акциясе дә үткән. Алар әлеге чара кысаларында Мәләкәс елгасы буйларын чистартканнар. Шулай ук агач утырту өмәсендә дә катнашканнар.

Барлык утырткан агач-куаклар үсеп китеп, Чаллыбызны тагын да ямьләндереп җибәрер дип өметләнәсе генә кала. Шәһәрдәшләребез дә әйләнә-тирәгә игътибарлы булып, әлеге матурлыкны саклап калуда өлеш кертсеннәр иде. Киләсе "Урман утырту көне" акциясе республикабызда 1 октябрьгә планлаштырылган.

Альбина Зарипова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев