Шəhри Чаллы

Каләменнән аның моң тама

Аның шигырьләре үзләре үк көй сорап тора. Филүс Хисаметдиновның моң тулы әсәрләрен укан саен укыйсы, инде җыр булып яңгыраганнарын кат-кат тыңлыйсы килеп тора. Авторның тормыш тәҗрибәсе бай, кешеләр күңелен тирәнтен белүе, йөрәкләрдәге хисләрне уята белү осталыгы һәр шигырендә күренә. Үзен мин шагыйрь түгел, дип әйтергә яратса да, иҗаты моның киресен...

Аның шигырьләре үзләре үк көй сорап тора. Филүс Хисаметдиновның моң тулы әсәрләрен укан саен укыйсы, инде җыр булып яңгыраганнарын кат-кат тыңлыйсы килеп тора. Авторның тормыш тәҗрибәсе бай, кешеләр күңелен тирәнтен белүе, йөрәкләрдәге хисләрне уята белү осталыгы һәр шигырендә күренә. Үзен мин шагыйрь түгел, дип әйтергә яратса да, иҗаты моның киресен раслый. Шагыйрь, зур талант иясе ул-Филүс Фазыл улы Хисаметдинов!

Филүс абыйның шигырләренә мин аның үзен якыннан белгәнче укып соклана идем. Кайдан килә микән аңа мондый садәлек, хисләргә бай юллар, туган җир, табигать турындагы беркемдә дә булган тасвилаулар? Нәкъ безнеңчә Актанышча итеп яза бит ул!

Баксаң шушы җилләре дә җылап исә торган моңлы төбәгебездә туып үскән икән ул. Якташымның Үмәнәй авылыннан белгәч тагы бер кат шатланып куйдым. Безнекеләр булдыра! Инде Үмәнәй авылы юк, аны күчерделәр. Филүснең җаны әллә шушы хәлгә битараф булган, дисезме? Һич юк. Аның сагышлы хисләре моң булып шигырләре аша таша. Үзе дә авылга кешеләргә, тереклеккә якын һөнәр сайлый ул. Аның галим икәнен күпләр белмиләрдәдер әле. Гомер буе шигърияттан аерылмаса да, ул авыл хуҗалыгы буенча хезмәт куя. Казан ветеринария иниститутын тәмамлаган егет мал табибы белгечлеге буенча республикабызның бик күп оешмаларында, колхоз-совхозларда хезмәт куя. Малларны тәрбияләү, үстерү, аларның саулыгы буенча күп яңалыклар кертә, уйлап табуларын тормышка ашырып күркәм ннәтиҗәләргә ирешә.Ул бүген "Россия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы", дигән мактаулы исемне йөртә.

Үзе галим, үзе шагыйрь булу белән бергә күркәм холыклы, олы җанлы шәхес ул Филүс ага. Аның сүзләренә композиторларыбыз музыка яза тора, аларны бик теләп атаклы, күренекле җырчыларыбыз башкара. Бүгенге җыр базарында аның сүзләре саллы, күңелгә якын ихластан язылган әсәрләр булуы белән аерылып тора.

Минзәлә шәһәрендә һәм Чаллының "Энергитек" мәдәният сараенда әдипнең иҗат кичәләре үтү үзе бер вакыйга булды. Яшьлегенә канат биргән, аннан әнисе белән бәйле истәлекләр белән кадерле икән аңа Минзәлә. Филүс Хисаметдиновны бу калада бик яраталар, хөрмәт итәләр. Кичәсе бер тында алкышларга күмелеп үтте.

Чаллы аның өчен югары үрләргә алып менгән шәһәрләрнең берсе. Ул биредә үз һөнәре буенча күп ачышлар ясаган кеше. Авыл хуҗалыгында, бигрәк тә "Чаллы-Бройлер" кошчылыр фабрикасында аның хезмәте зурдан. Чаллыдагы кичәсенә нәкъ менә фабрика хезмәткәрләренең күпләп килүе аңа хөрмәт йөзеннән. Гомумән, бу күңелле чарада "Агрокөч төркеме" берләшмәсендә эшләүчеләр күп иде. Алар барысы да Филүс Фазыл улын яхшы беләләр. "Чаллы-Бройлер" предприятиесенең генераль директоры Дилшат Галимҗан улы Сыйтдиковның сәхнә түреннән ихластан әйткән рәхмәт сүзләрендә менә мондый гыйбәрә бар иде:"Без сине талантлы галим, шагыйрь булуыңнан тыш олы абыебыз да дип, йөртәбез, син безгә һәрчак ныклы терәк, ярдәмче", диде ул.

Филүс Хисаметдиновның иҗат кичәсе көтелмәгән сюрпризларга бай булды. Яшь талантлы композитор Эльмира Галимова белән алар күп җырлар иҗат иткәннәр .Эльмира менә шуларның берничәсен башкарып көчле алкышларга күмелде. Рәсим Низамов, Сиринә Зәйнетдинова, Бәширә Насыйров, яшь башкаручы Инзиләнең Филүс ага сүзләренә язылган җырларны яңгыратканда залдагы халыкның сөенече кул чабуларга гына сыймады, чәчәкләр ташкыны булып җырчылар тарафына агылды. Республикабызда танылып килгән яшь биюче Миләүшә Разованың дәртле биюләре кичәнең үзе бер бизәге булды. Бик яраттылар аны.

Сәхнә түренә бер-бер арты җырчылар чыга. Кичәне алып баручы ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Рзаева Филүс Хисаметдиновның я тормыш юлын сөйләп ала я иҗаты белән таныштырып бара, шигырьләрен укып күңелләрне айкый.

Кичәне оештыруда "Аксу" студиясе зур көч куйган. Аның җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров үзе дә Филүс аганың сүзләренә берничә җыр язган икән. Рөстәмне сәхнәдә күрү үзе бер шатлык булды. Баянчылар Азат Хәлимов һәм Ринат Вәлиевлар концерт гармуннарында уйнат халыкны шаккаттырдылар. Ренат Вәлиевның шагыйрьнең шигырьләренә язган җырлары да күп яңгырады, аларның моңлы булулары белән бергә, халык йөрәгенә барып җитәрлек итеп язылуын һәм башкарылуын да билгеләп үтми мөмкин түгел.

Татарстанның атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллинның сәхнә килеп чыгуы үзе бер бәйрәм кебек булды. Сагынган икән аны халык, сагынган... Уфадан килгән кунак- Башкорт опера һәм балет театры солисты Радиф Зариповка алкышларның иң көчлесе булгандыр мөгаен. Бу талантлы татар егете Филүс Хисаметдиновның шигырьләр җыентыгын укып чыга һәм күңеленә көйләр килә башлый аның. Шагыйрь белән элемтәгә кереп рөхсәт сорый. Менә шуннан матур , моңлы җырлар туа, иҗадый дуслык башлана.

Рәдифнең тавышы көчле, бормалы-бормалы мелизмнарны бик оста башкара. Моны белү өчен аның үзен тыңларга кирәктер мөгаен.

Ә инде көтелмәгән бүләк- Татарстанның атказанган артисты Зөһрә Шәрифуллинаның сәхнәгә чыгуы кичәгә тагы да ямь өстәде. Зөһрәне һәм Филүс Хисаметдиновны зал басып алкышлады.

Гаҗәеп зәвыклы, күркәм иҗат кичәсе булды. Кешесе дә үзе бит нинди-галим, шагыйрь, олы җанлы, зыялы Филүс Хисаметдинов!Тиздән бу кичәне Казан тамашачысы да күрер, дип әйттеләр.

...Кулымда якташым Филүс аганың "Сагышлы мәхәббәт" атлы шигырьләр җыентыгы. Аны йотылып укып утырам. Мәхәббәткә, туган җиргә, кешелекнең иң садә хисләренә мәдхия җырлый ул. Кайберләрен укыганда күзләргә яшь килә. Рәхмәт , сиңа, шагыйрь, каләмеңнән синең моң тама!

Мирһади Разов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: