Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кама балалар медицина үзәгендә теш казналыгы һәм бит сөяге патологиясе булган балаларга ярдәм итә башладылар

Кама балалар медицина үзәгенең балалар хастаханәсе шартларында теш казналыгы һәм бит сөяге патологиясе булган балаларга кирәкле хирургия ярдәмен күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде.

Элек балаларга әлеге медицина ярдәме 5нче шәһәр хастаханәсендә генә күрсәтелә иде.
Бүгенге көндә Кама балалар медицина үзәгендә әлеге төр медицина эшчәнлеген күрсәтүгә лицензия алынган, теш казналыгы һәм бит сөяге хирургы кабул ителгән. Тәүлек буе эшли торган стационарда оториноларингология бүлегендә урнашкан өч урын бүлеп бирелгән. Медицина ярдәме барлык кирәкле чиктәш белгечләр булган күппрофильле стационар шартларында күрсәтелә, бу исә әлеге патология булган балаларны дәвалауга комплекслы мультидисциплинар ярдәм күрсәтүне тәэмин итә.
Февраль аеннан КБМҮдә кечкенә пациентларга теш казналыгы һәм бит сөяге хирургиясе буенча 20дән артык операция үткәрелгән.

 

http://nabchelny.ru/news/35805

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X