Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ-Мастер” спортчыларын “елаттылар”

2нче гимназиядә "КАМАЗ-Мастер" кунаклары белән очрашу узды. Болар - күпсанлы дәүләт һәм мактау бүләкләре иясе, автоузышу ярышлары буенча сигез тапкыр Россия чемпионы Фәрит Бәдретдинов һәм "Камаз" ярыш машиналарын йөртүче-сынаучы Наил Баһаветдинов... Мәктәп укучылары кунакларны ишек төбеннән үк быргылар кычкыртып, рапорт биреп каршы алдылар. Тере коридор хасил итеп, ике рәткә тезелеп...

2нче гимназиядә "КАМАЗ-Мастер" кунаклары белән очрашу узды. Болар - күпсанлы дәүләт һәм мактау бүләкләре иясе, автоузышу ярышлары буенча сигез тапкыр Россия чемпионы Фәрит Бәдретдинов һәм "Камаз" ярыш машиналарын йөртүче-сынаучы Наил Баһаветдинов...

Мәктәп укучылары кунакларны ишек төбеннән үк быргылар кычкыртып, рапорт биреп каршы алдылар. Тере коридор хасил итеп, ике рәткә тезелеп басканнар әле алар. Барысының да башларында кызыл пилотка, муеннарында галстук. Тукай күрсә, "Бик хозур: рәт-рәт тора гаскәр кеби кызыл башлыклы кызлар, малайлар..." дияр иде. Кунаклар үзләре дә "болай ук булыр", дип уйламаганнар, ахрысы: каушап ук калдылар. Аннары "кызыл пилоткалылар" дәррәү кубып, директор бүлмәсенә кадәр озаттылар үзләрен.

Чара башланганчы Фәрит һәм Наил абыйлар белән директор бүлмәсендә күрешеп, әңгәмә корып алырга да насыйп булды. Фәрит Таҗи улы Бәдретдинов турында белмәүчеләр сирәктер. Аның уңышлары санап бетергесез. Җитәкче кәнәфиләрендә дә шактый утырган кеше ул - Зәй районы ЮХИДИ башлыгы булган, аннары Чаллыда Автозавод районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе булып эшләгән. Ә машина ярышлары белән бәйле уңышлары санап бетергесез! Шулай булуына карамастан, гади, ачык йөзле, "мин-минлек"нең әсәре дә юк. Сокландырды...

Бүгенге көндә дә Фәрит әфәнде автомашиналар спорты үсешенә үз өлешен кертүен дәвам итә. Ул "Дакар" ралли-марафон ярышларына "КамАз" машиналарын әзерли. "Ефәк юл" ралли-рейдларын әзерләүдә турыдан-туры катнаша. Ярышлар вакытында спорт машиналарының техник төзеклеген тәэмин итү эшләрен җитәкли, "КАМАЗ-Мастер" командасының техник базасын югары биеклектә тота.

- Бу спорт төренә мәхәббәт кайчан уянды соң, Фәрит әфәнде?

- Балачактан ук килә. Башта мотоцикллар белән мавыктым, аннары машиналар...

Фәрит абый Зәйдә туып-үскән. Яшь чакта Казанга укырга мотоцикл белән йөри торган булган. Ерак юл дип тормый, утыра да чыгып китә икән. Хәер, юлның ераклыгы күңеленә хуш та килгәндер әле. Юкка гына меңнәрчә чакрымлык "Дакар" марафоннарында катнашмый торгандыр.

- "Ява" мотоциклы иде ул. КАИда укыдым... - дип җөпләде Фәрит әфәнде.

...Наил Баһаветдинов та бик тыйнак кеше булып чыкты. Үзе турында сорый башласаң, бармагы белән Фәрит әфәндегә төртеп күрсәтә.

- Әнә, дәрәҗәлерәк, хөрмәтлерәк кеше белән сөйләшегез, аңа сорауларыгызны бирегез. Мин монда вак кеше, - ди.

Булыр "вак кеше" Наил әфәнде. Әйтми генә, уңышлары шулай ук җитәрлек.

1992 елдан башлап, ул "КАМАз-мастер"да иң җаваплы эшләрнең берсен башкара. Марафон ярышларында катнашырга тиешле КамАзларны әзерли, сыный. Яңа ярыш машиналарын хезмәттәшләре белән берлектә камиллеккә җиткерә. 1996 елда, Россия тарихында беренче тапкыр, "Париж-Дакар" ралли-марафонында җиңү яулый. Экипажның йөртүчесе Виктор Московских була, механигы - ул. Шулай ук Дөнья кубогы этапларында, Россия беренчелекләрендә күпсанлы җиңүләргә ирешкән кеше. Юкка гына халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры исеме бирелмәгән бит.

...Наил Баһаветдинов белән Фәрит Бәдретдиновны сәхнә түренә утырттылар. Һай, матур чара әзерләгәннәр дә соң инде 2нче гимназия җитәкчеләре! "КАМАз-Мастер" кунакларына, укучы-тамашачыларга менә дигән концерт куелды. Җырладылар, биеделәр, Фәрит әфәнде белән Наил абыйның яшүсмер чакларыннан сәхнә күренешләре күрсәттеләр. Ике бик оста үсмер уйнады аларны. Аякларын асылындырып елга буенда, ярда утыралар, янәсе... Киләчәккә планнар коралар... Фәрит әфәнде белән Наил абый шул кыска гына вакыт эчендә балачакларына әйләнеп кайтырга да өлгергәннәрдер, бәлкем...

Ә иң күңелне кузгата торганы - Наил әфәнде Баһаветдиновны аның укытучысы, сыйныф җитәкчесе Фәһимә Зәйнуллина белән очрашу булды. Соңгы тапкыр кайчан күрешкәннәрен үзләре дә хәтерләми торганнардыр. Наил абыйның күзләре яшьләнде хәтта. Көтмәгән иде булса кирәк... Фәһимә апа үзе дә елап алды...

Очрашуның күңел кылларын тибрәндерә торган әлеге мизгелләре, бәлки, төп тамашачы - 10-15 яшьлек укучыларга аңлашылып та бетмәгәндер. Берничәсеннән концерт барышында кунакларга ымлап:

- Кемнәр соң болар? - дип сораган да булдым әле.

- Камаздан килгән кунаклар, - дип бертавыштан җавап бирде ике кызчык.

Малайлар:

- Камазда марафон ярышларында катнашкан спортчылар, - диделәр.

Малайларның җаваплары төгәлрәк, билгеле. Шулай булуы гаҗәп тә түгел, машиналарда узышу ул - ирләр спорты бит. Ә менә "КАМАЗ-Мастер" ярышларда катнашкан мизгелләрне, һәлакәткә эләккән вакытларны сурәтләгән видеоязманы кечесе дә, олысы да йотлыгып карагандыр, шәт.

...Ком бураннарын як-якка чәчрәтеп, Россия "КАМАЗ"лары алга ыргыла... Чокырга төшеп, бер мизгелгә югалып ала да, ком белән бергә кояш нурларын туздыра-туздыра, зәңгәр күкне ертып, югарыга атыла... Шулай берсендә һәлакәткә эләгәләр. Тизлекләре сәгатенә 130-160 чакрым. Машинаның куркынычсызлык өчен куелган өстәмә каркасларына кадәр җимерелә. Йөртүчеләрнең исән калулары үзе бер могҗиза...

2нче гимназия укучылары чыгышлары белән үрелеп барган әлеге очрашу шәхсән миндә бары яхшы хис-тойгылар гына калдырды. Афәрин оештыручыларына, килгән кунакларга, катнашкан укучыларга.

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев