Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ” заводы Казахстанда

Шушы көннәрдә әлеге завод нигезенә беренче таш салынды.

2024 елда Казахстанның Кастанай шәһәрендә КАМАЗ йөк машиналары двигательләре өчен цилиндр блоклары һәм башка запс частьләр җитештерү заводы эшли башлаячак. Шушы көннәрдә әлеге завод нигезенә беренче таш салынды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. ТР Президенты әйтүенчә, биредә инжиниринг һәм белем бирү үзәге ачарга да планлаштыралар.
Казахстан белән автогигант арасында хезмәттәшлек күптәнге. Күшкәтау да “КАМАЗ-Инжиниринг” Россия-Казахстан уртак предприятиесе уңышлы гына эшләп килә. Моннан тыш, 20дән артык сервис үзәге транспорт предприятиеләренә хезмәт күрсәтә. Шулай ук Казахстанда шин җитештерү заводы ачарга да ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев