Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗда үзгәрешләр күп

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев КАМАЗның автомобиль заводында булды. Аны предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин озатып йөрде. Наил Мәһдиевкә төп конвейерны һәм кабиналар җыю цехын күрсәттеләр. Моннан тыш, ул биредә яңа модельдәге, 26 тонналы "КАМАЗ" техникасын ясау белән дә танышты. Автогигант Наил Гамбәр улында уңай тәэсирләр калдырды. "Мин...

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев КАМАЗның автомобиль заводында булды.

Аны предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин озатып йөрде. Наил Мәһдиевкә төп конвейерны һәм кабиналар җыю цехын күрсәттеләр. Моннан тыш, ул биредә яңа модельдәге, 26 тонналы "КАМАЗ" техникасын ясау белән дә танышты.

Автогигант Наил Гамбәр улында уңай тәэсирләр калдырды. "Мин соңгы тапкыр КАМАЗда моннан 7 ел элек булган идем. Әлеге вакыт эчендә биредә зур үзгәрешләр булган. Компания җитәкчеләре тарафыннан сакчыл икътисад өлкәсендә дә шактый эшләр башкарыла. Аның нәтиҗәләрен бүген үз күзләрем белән күрдем. Җитештерүдә дә үзгәрешләр күп. Икътисадый нәтиҗәләр дә яхшы. Монда революция булган", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев