Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картиналарда – шәһәребез тарихы

Шәһәр картиналар галереясының зур залында Татарстан АССР төзелүнең - 95, Чаллының - 85, ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган "Язмышыбыз шәһәре" дигән күргәзмә эшли. Анда 40тан артык авторның ТР рәсем сәнгате музее фондында һәм картиналар галереясында сакланучы 100гә якын сәнгать әсәре урын алган. Күргәзмәдәге картиналар аша...

Шәһәр картиналар галереясының зур залында Татарстан АССР төзелүнең - 95, Чаллының - 85, ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган "Язмышыбыз шәһәре" дигән күргәзмә эшли. Анда 40тан артык авторның ТР рәсем сәнгате музее фондында һәм картиналар галереясында сакланучы 100гә якын сәнгать әсәре урын алган.

Күргәзмәдәге картиналар аша яшь- җилкенчәк шәһәрнең төзелү тарихын күзалласа, урта һәм өлкән буын кешеләре өчен биредә вакыт тәгәрмәче кирегә әйләнгәндәй була. Чөнки күренекле Россия һәм Татарстан рәссамнарының, шулай ук үзешчән рәссамнарның 1974 елдан бирле ясалган картиналарында моннан 30-40 ел элек булган шәһәр күренешләре, төзелеш мәйданнары, энтузиазм һәм яшьлек дәрте ташып торган комсомол-яшьләр бригадалары төзүчеләре, шулай ук исемнәре шәһәр тарихына алтын хәрефләр белән уелган төзелеш алдынгылары, батырлар, шәһәр үсешенә лаеклы өлеш керткән шәхесләр тасвирланган.

Биредә Казанга багышланган картиналар да бар. Бу күргәзмәнең Республика көненә багышланган булуы белән аңлатыла.

Үзенчәлекле тематик күргәзмәдә 40тан артык авторның 100гә якын иҗат эше урын алган. Картиналарның 45е - дәүләт, 18е картиналар галереясы фондыннан, 18е рәссамнарның шәхси фондларыннан. Күргәзмә 13 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев