Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда укытучылар өчен һөнәри осталыкны арттыру үзәкләре ачылачак

Әлеге үзәкләр «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» төбәк проекты кысаларында оештырылачак.

Быел Казанда ике яңа белем бирү үзәге (укытучыларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру, шулай ук педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү) ачылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге үзәкләр «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» төбәк проекты кысаларында оештырылачак.

Үзәкләрнең берсендә укытучылар, шул исәптән онлайн-белем бирү ярдәмендә, үзләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрә алачак.

Яңа үзәкләр ачу ярдәмендә алты елдан соң Татарстан Республикасындагы мөгаллимнәрнең һәр икенчесе мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеше буенча илкүләм системага җәлеп ителәчәк.

«Чараны гамәлгә ашыруга 86,4 миллион сум акча каралган», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Аның 70 миллионы – РФ казнасыннан, 16,4 миллионы ТР бюджетыннан бүленәчәк. 

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев