Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казна тулылана

Шәһәрнең муниципаль милек күләме 24,1 млрд сум тәшкил итә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль мөлкәтне арендалаудан 67 млн сум акча алынган.

Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә “Шәһәр бюджеты 809,2 млн сумга тулыланды, план күрсәткечләре 788,6 млн сум. Өстәмә 20,6 млн сум акча кергән, үсеш 2,6% тәшкил иткән”, - диде үзенең чыгышында Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин. Керемнәрнең төп өлешен, 70% ын җир кишәрлекләре өчен аренда түләүләре тәшкил итә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча 24 хуҗасыз объект буенча муниципаль милек хокукы теркәлгән. Муниципаль берәмлек милкенә закон буенча мирас итеп дүрт фатир күччән. 2020 елның 1 гыйнварына шәһәр Башкарма комитетында гомуми мәйданы 65 мең кв. метр булган Күчемле һәм күчемсез милекне арендалау буенча 544 килешү исәптә тора.
Шәһәрнең муниципаль милек күләме 24,1 млрд сум тәшкил итә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль мөлкәтне арендалаудан 67 млн сум акча алынган. 2019 елда шәһәр бюджетына муниципаль милек объектларын сатудан барлыгы 2,9 млн сум акча кергән. 
2018 елдан башлап муниципаль милекне сату электрон формада Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы операторы булган сәүдә мәйданчыгында гамәлгә ашырыла. Хисап чорында 140 сату-алу килешүе һәм гомуми мәйданы 53,4 га булган җир кишәрлекләрен яңадан бүлү турында 120 килешү төзелгән. 
2019 елда җир кишәрлекләрен сатудан шәһәр бюджетына барлыгы 131 млн сум акча кергән, бу планнан 11,4%ка артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев