Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күңелләребез сафланды

Мөнәҗәтләр халык күңеленең көзгесе, гасырлар тирәнлегеннән агып килә торган иҗади дәрья. Алар тәрбияви әһәмияткә ия. Мөнәҗәтләрне буыннардан-буыннарга тапшыруны, милләтебезне сафландыруны күздә тотып, Тукай районының мәдәният идарәсе, мөхтәсибәт белән берлектә өченче тапкыр мөнәҗәтләр кичәсе үткәрде. Ул көнне Калмаш авылы клубында чын мәгънәсендә күңелләрне сафландыра торган кичә булды. Бәйрәмгә килгән кешеләрнең барысын...

Мөнәҗәтләр халык күңеленең көзгесе, гасырлар тирәнлегеннән агып килә торган иҗади дәрья. Алар тәрбияви әһәмияткә ия. Мөнәҗәтләрне буыннардан-буыннарга тапшыруны, милләтебезне сафландыруны күздә тотып, Тукай районының мәдәният идарәсе, мөхтәсибәт белән берлектә өченче тапкыр мөнәҗәтләр кичәсе үткәрде.

Ул көнне Калмаш авылы клубында чын мәгънәсендә күңелләрне сафландыра торган кичә булды. Бәйрәмгә килгән кешеләрнең барысын да борынгыдан килгән матур йола буенча кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйладылар. Чәй өстәл артында Җәүдәт хәзрәт кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Аннары, хәзрәтнең фатихасы белән, мөнәҗәтләр кичәсе башланып китте.

Милли рухта бизәлгән сәхнәдә районның 18 авылыннан килгән мөнәҗәтчеләр дини-фәлсәфи, тормыш мәгънәсе, ана һәм бала, туган җирдән аерылу сагышы турында мөнәҗәтләр әйттеләр. Бикләннән Фәния Абдуллина, Иштирәктән Асия Метшина, Калмаштан Венера Вәлиева белән Розалия Хәсәнова, Иске Абдулдан Чулпан Сафина, Түбән Суыксудан Икълимә Саттарова, Күзкәйдән Зилә Халикова, Калмаштан бертуган Шамил, Амаль, Әмир Мингалимовлар һәм башкаларның чыгышын өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да тын да алмый тыңлады.

Кичәдә Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваның катнашуы нур өстенә нур булды. Ул киләчәк буыннарны тәрбияли торган әхлакый кичә уздырган өчен якташларына рәхмәт әйтте. "Калмаш авылы халкы өчен бу зур бәйрәм. Мондый кичәләр рухларыбызны чистарта, иманыбызны ныгыта. Күпме кеше телевизор, компьютердан аерылып, рәхәтләнеп ял итте бүген", - дип фикерләре белән уртаклашты башкала кунагы. Соңыннан ул тамашачыларга үзенең иң яраткан мөнәҗәтен бүләк итте.

Калмаш авылы башлыгы, район советы депутаты Равия Габдуллина әлеге кичәдә катнашкан өлкәннәргә, балаларга рәхмәт белдерде. Җәүдәт хәзрәт Харрасов үзенең чыгышында быел мөнәҗәтчеләрнең остаруын билгеләп үтте. Ул анда катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырды.

Калмаш авылында Тукай районы мәдәният идарәсе башлыгы булып Алсу Җаббарова эшли башлагач, тәрбияви әһәмияткә ия чараларга игътибар артуын әйттеләр. Алсу ханым әлеге чараны оештыруга да зур көч куйган. Моның өчен Калмаш халкы да, кичәдә катнашучылар да аңа рәхмәтле. Авыл яшәсә, татар мәдәнияте дә, ислам дине дә яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев