Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • “Хәләл” тамгасы – ышаныч билгесеме?

    “Хәләл” ул – рөхсәт ителгән, яраклы дигән сүз. Хәләл ризык кына ашыйм дигән кеше-гә республикабызның эре шәһәрләрендә мөмкинлек җитәрлек хәзер.

    Кибетләрдә мөселманча суелган ат, сыер, сарык итлә-рен, тавык-чебеш түшкәләрен яки шулар-дан ясалган казы-сосиски-колбаса сатып алырга, хәләл ризык кына тәкъдим итүче ресторан-кафеларда тукланырга мөмкин. Ләкин... Безгә хәләл дип сатылган ризык-ларның барысы да хәләлме? Әйтик, ки-бетләргә фәлән кадәр күләмдә килеп то-ручы тавыкларның һәрберсен рәвешенә китереп, мөселманча чалалармы? Әллә, баш ватып тормыйча: “Мин хәләл дип ал-дым, алдасалар, гөнаһлары үзләренә бул-сын”, – дияргәме? Татарстан Диния нәза-рәте “Хәләл” стандарты комитеты Кама аръягы төбәге буенча баш белгеч Көрмә-лиев Рәшит Рафаил улы белән сөйләштек.

    - Сезнең эш-гамәлләрегез башлыча нәрсәдән гыйбарәт? Хәләл азык-төлек җитештерүне контрольда тотасызмы?
    - Безнең комитет 2005 елдан бирле эшләп килә. Без Россиядә беренче-ләрдән булып оештык. Гомумән ка-раганда, Россиядә 6 система эшләп килә. Хәзерге вакытта Россия күлә-мендә 80нән артык предприятие-без эшли. Җитештерүче предприя-тие безгә килеп: “Без дә хәләл стандартлар буенча эшләргә тели-без”, – дип мөрәҗәгать итә икән, аларның гаризалары нигезендә үз эшчәнлегебезне башлыйбыз. Азык-төлекне хәзерләгән вакытта кулла-нылган кушылмалар составында яшерен “Хәрәм” әйберләр булу куркынычы бар. Мәсәлән, алар бу-яуларда, исләрдә яки технологик кушылмаларда булырга мөмкин. Азык-төлекне эшкәртү оешмалары гомум дәүләт стандарлары (ГОСТ) кабул иткән, ләкин сертификатлы "Хәләл" азык-төлеккә туры килмә-гән кушылмаларны куллана. Шулай ук җитештерү җиһазлары эш баш-ланганчы, хәләл булмаган әйбер-ләрдән чиста булырга һәм җитеш-терү вакытында һәрвакыт шулай булырга тиеш. Мөселман кешесе өчен “Хәләл” стандартлары белән әзерләнмәгән азык-төлек – ул ара-кы, дуңгыз кебек хәрәм ризыклар.
    Хәләл ризык белән генә сәүдә итүче кибетләр аз. Татарстан буйлап аларны бармак белән генә санарлык. Чаллы да ул бер генә – 27 комплекста урнаш-кан “Хәләл” үзәк. Югыйсә, ихтыяҗ да бар кебек. Без үзебезнең гореф-гадәт-ләребезне саклаучы милләт. Дәү әни, дәү әтиләребез кечкенәдән хәләл ри-зык ашарга кирәк дип үстерде. Хәрәм-нән сакланырга боерды. Яшьләр кола-гына ул барыбер керә. Хәләл кешене кеше итә. Адәм баласы хәрәм ашаса, асылын югалта.
    Аллаһы Тәгалә безгә биш әйберне хәрәм кылган. Беренчесе: дуңгыз ите, чучка бе-лән бәйле бөтен әйберләр. Дуңгыз тире-сеннән эшләнгән куртка киеп, каеш буып йөрү дә хәрәм. Икенчесе: үләксә ите. Мо-ңа ток суктырып үтерелгән яисә үлгән кошлар һ.б. керә. Өченчесе: Аллаһы Тәга-ләнең исеме белән (ягъни бисмилла әй-теп) чалынмаган кош-корт һәм терлек ите, чөнки хайванның да җаны бар, аны дөрес итеп чыгарырга кирәк. Ата-бабаларыбыз-дан килгән мал чалу йолаларын төгәл үтәү зарур. Дүртенчесе: ерткыч хайваннар хә-рәм кылынды. Мәсәлән, төлке, аю, бүре яисә еркыч кошларның итләре. Бишенче-се: кан.
    - “Хәләл” комитетыннан сертифи-катны ничек алырга була? Бу стан-дартка кемнәр ия?
    - Азык-төлек ислам дине канунна-рын белүдә гыйлеме һәм җитеште-рү тәҗрибәсе булган мөселман белгече тарафыннан тикшерелергә тиеш. Хәтта мөселман оешмалары җитештергән азык-төлекне тә бәй-сез белгечләр бәяләве сорала. Кулланучылар җитештерүчеләрнең сүзләренә түгел, ә азык-төлекнең хәләл булу яки булмавын тикшерү-че белгечләрнең (экспертларның) һәм дини оешмаларның биргән бә-ясенә, дәрәҗәсенә, тәҗрибәсенә таянырга тиеш.
    Соңгы вакытта хәләл базарын үсте-рүдә берничә тармак аерып күрсә-телә: продукцияне сату, хәләл эш төрләре, хәләл косметика. Халык арасында данлыклы җитештерүче фирмалар “Хәләл” билгесен өстәмә табыш алу өчен генә түгел, үзләре-нең дәрәҗәләрен үстерү һәм ныгы-ту өчен дә куллана. Моны күпчелек очракта брэндлары (киң танылу ал-ган сәүдә маркалары) бөтен дөнья-га билгеле оешмалар эшли. Бүгенге мәгълүматларга караганда, җит-мештән артык предприятие һәм эшмәкәр үз продукцияләрен Татар-стан "Хәләл" комитеты таләпләре-нә туры китереп әзерләвен расла-ды, комитетның таныклыгын һәм сертификатын алды. Болар арасын-да данлыклы оешмалар: ҖЧҖ «Чаллы-бройлер», ҖЧҖ «Челны-мясо», ААҖ «Казанский мясоком-бинат», ҖЧҖ «Пестречинка», ААҖ «Елабужский МКК», ААҖ «Казанс-кий хлебозавод №3», ААҖ «Булоч-но-кондитерский комбинат», ҖЧҖ «Вкуснотеевъ» һәм башкалар бар
    - Контрольне ничек башкарасыз?
    - Камааръягы төбәгенә кергән бар-лык регионнар безнең, “Хәләл” стандарты астында эшли. Белгеч-ләр предприятияләргә барып тик-шерү уздыралар. Шунысы бар, “Хә-ләл” стандарты астында эшли баш-лаган эшмәкәрләр бу статусны югалтудан курка, шуңа күрә тәр-типне саклап кына эш итәләр. Эш-куарлар, фермерлар хәләл продук-ция җитештерергә тели икән, без-нең комитетка мөрәҗәгать итә ала. Аларның үз эшләрен җәелдерергә этәргеч бирәбез. “Хәләл” тамга су-гылган ризыкны бер дә шикләнми-чә өстәлегезгә куя, ризыклана ала-сыз. Җитештерүне комитет тара-фыннан беркетелеп куелган вәкил-ләр тулысынча тикшереп тора. Кош-кортны яки хайванны суясы булганда, биш вакыт намаз укучы ир-егетләрне суемчы итеп билгели-ләр. “Хәләл стандарт сертификат”ы алган башка өлкәләрдәге җитеште-рүчеләрне Татарстан Диния нәза-рәтенең “Хәләл” стандартлар ко-митеты тарафыннан акрредитация үткән урындагы Диния назарәте вә-килләре контрольдә тота.

    “Хәләл” стандартларына туры килү сертификаты алу оешмага Россия за-коннары нигезендә хәләл продукция җитештерү хакында юридик хокук би-рә. Дөньяви законнар кысаларында эшләгән оешмага мөселманнар тара-фыннан гына түгел, шулай ук дәүләт тарафыннан нигезләнгән документка ия булу да мөһим. Бу процесс җитеш-тергән товарны экспортка (читкә) чы-гарганда ярдәм итә. “Хәләл” комите-ты, үзенең хезмәткәрләре белән бер-лектә, күп чыгымнарсыз гына сезнең продукцияне таратырга ярдәм итә ала. Моннан тыш, комитет оешмалар җи-тештергән продукцияне базарга чыга-руны да тәэмин итә. Җитештерү буен-ча киңәшләр, продукцияне җитеште-рүне җайга салу да комитет тарафын-нан башкарыла. Бүгенге көндә коми-тет Татарстанда һәм Россиядә “Хәләл” продукция җитештерүче эре оешма-ларны берләштерде. Бу оешмалар хә-зер илебез мөселманнары тарафын-нан танылу алды.
     

    Язманы тулысы белән газетаның 17 май санында укый аласыз

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: