Шəhри Чаллы

Хәния Фәрхи турында китап басылачак

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһированың туган көненә “Онытылыр димә” дип исемләнгән бик матур китап басылып чыкты.

Мәрхүмәның якыннары шулай итеп җырчының исемен мәңгеләштерүдә зур эш башкардылар.

Ул китап Чаллы, Казан, Уфа шәһәрләрендә яраткан җырчыбыз истәлегенә уздырылган “Онытылыр димә. Онытырмын димә” дип исемләнгән концертларга килгән һәр тамашачыга, анда җырлаган һәр җырчыга бүләк ителде. Ә җырчыны, аның иҗатын яраткан бик күпләр китапсыз калды. Хәния Фәрхинең тамашачылары социаль челтәрләр аша “Әлеге китапны сатып алыр идек”, – дип хатлар язалар. Әмма китап сатуга чыкмады.

Мәгълүм булганча, әлеге истәлек китабы ике өлештән тора. Аның беренче өлешендә җырчы белән төрле елларда алынган әңгәмәләр, истәлекләр, аның турында шигырьләр, популяр җырлары урын алган. Икенче өлешендә шәһәрдәшебез, язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Хәния” дип исемләнгән эчтәлекле, мавыктыргыч документаль хикәясе... “Онытылыр димә....” китабы фотоальбом рәвешенәдә бик затлы итеп эшләнгән.

Айгөл ханыма да китап сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп икән. Шушы көннәрдә ул Хәния ханымның тамашачыларына һәм әдәбият сөючеләргә бүләк әзерләргә җыенуын хәбәр итте:

“Онытылыр димә” китабының үзем язган өлешен көзгә аерым китап итеп чыгарырга ниятлим. (Китапны сораучылар бик күп.) Аның  буенча сөйләшүләр булды, рөхсәт алдым. Хәзер китапны бастыру өчен финанс мәсьәләсен генә хәл итәсе калды, – диде. – Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән бу мәсьәлә дә чишелсә, көзгә  яраткан җырчым Хәния Фәрхигә багышланган документаль хикәям дөнья күрер дип уйлыйм.

Димәк, көзгә яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхигә багышлнаган, матур итеп язылган, эчтәлекле икенче китап дөнья күрәчәк. Язучы Айгөл Әхмәтгалиевага уңышлар юлдаш булсын.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: