Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хөрмәтле булып банктан китте

Тәҗрибәле җитәкчене банкның Күзәтчелек советы рәисе итеп калдырдылар.

Хөрмәтле булып банктан китте

Өч дистә елга якын гомерен “КАМКОМБАНК”ка багышлаган, банкның идарә рәисе, Татарстанның атказанган икътисадчысы Розалия Габдуллина лаеклы ялга чыкты. Кичә банк коллективы олы җанлы, кешелекле, ярдәмчел җитәкчене хөрмәтләп, ялга озатты. Розалия Мирзаевнага хезмәттәшләре фидакарь, намуслы хезмәте һәм бик күп асыл сыйфатларга ия булган шәхес һәм җитәкче булганы өчен рәхмәт белдерделәр. Изге теләкләрен җиткереп, чәчәкләргә күмделәр.

Шәһәребездәге беренче финанс оешмасына нигез салып, аны Россия күләмендә абруйлы, тотрыклы банк дәрәҗәсенә күтәргән, тырыш, булдыклы җитәкче ТР Премьер-министры Алексей Песошинның рәхмәте белән бүләкләнде. “Аллаһның биргәненә шөкер, эштән үзем теләгәнчә, барлык эшләремне тапшырып киттем. Җитәкчеләргә, коллективыма, безнең белән бергә булган партнерларыбызга, клиентларыбызга рәхмәт”, - ди Розалия Мирзаевна. Ул яраткан коллективы белән элемтәләрне бөтенләй өзми. Тәҗрибәле җитәкчене банкның Күзәтчелек советы рәисе итеп калдырдылар. Ә “Камкомбанк”ның идарә  рәисе итеп шәһәрдә билгеле финансчы Лилия Хасиятулла кызы Байчурина билгеләнде.

Без газетабызның тугры дусты Розалия Мирзаевнага рәхәт ял телибез. Розалия ханым, кешеләргә кылган игелегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сезнең ярдәм белән газетабызны уку бәхетенә ирешкән ак яулыклы әбиләребезнең сезнең һәм гаиләгезнең исәнлеге өчен укыган догалары кабул булсын. Редакциябез коллективы даими ярдәмегез өчен сезгә бик рәхмәтле, Розалия ханым. Сәламәтлектә, бәрәкәтле гомер итегез. Балаларыгыз, якыннарыгыз  һәм  озак еллар сез җитәкләгән банк уңышлары һәм игелекле гамәлләре белән сезне сөендереп, шатландырып торсын.

Зөлфия ГАЛИМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X