Шəhри Чаллы

Хәтерегез турында онытмадыгызмы?

“Оныттым”, “Әй, истән чыккан шул” кебек җөмләләрне ешрак кабатлый башлаган булсагыз, бу язма нәкъ менә сезнең өчен.

Еш кына кешеләр хәтерсезлеккә, яки аның начар булуына зарлана. Ә бит, уйлап карасаң, хәтер – ул тәндәге мускуллар кебек, аңа ешрак игътибар бүлсәң, аның куәте арта гына бара. “Миңа бу мәгълүмат кирәкми, болай да башым тулган” дигән сүзләрнең хата икәнлеген галимнәр инде күптән исбатлаган. Беренче киңәшебез: күбрәк укыгыз, яңа телләр өйрәнегез. Кеше никадәр күбрәк уйлый, аның баш мие шулкадәр тонуста була.

Саф һаваның никадәр файдалы булуын да онытмаска кирәк. Шуңа күрә паркларда, урманнарда, су буйларында ешрак йөрергә тырышыгыз. Тагын бер киңәш: дөрес тукланырга кирәк. Балык, чикләвек, эремчек – баш мие эшчәнлегенә файдалы ашамлыклар. Йокламау организмны нык йончыта, шуңа күрә көнлек норманы (ә ул якынча сигез сәгать, кемнеңдер бераз күбрәк, кемнеңдер азрак булырга мөмкин) тутырыгыз. Шулай ук йоклар алдыннан өйрәнеләсе материалны бер кат кабатлап чыксагыз яхшы булыр. Кешенең баш миендә йоклаган вакытта көнлек мәгъ­лүматны эшкәртү процессы бара. Көне буе өелеп барган мәгълүмат акрынлап үз киштәләренә кереп урнаша. Иртәгә эшләнергә тиеш гамәлне бүген хәтердә тотып та, көне җиткәндә онытсагыз, кулыгызга яисә аерым бер кәгазьгә билге куегыз. Галимнәр төрле мәгъ­лүматны истә калдырырга аерым исләр, яки көйләр ярдәм итә, ди. Исләрдән аеруча бөтнекне мактыйлар. Шуңа күрә китап укыганда, кагыйдәләр ятлаганда бөтнек тәмендәге сагыз чәйнәсәгез була. Шулай ук имтиханга әзерләнгәндә берәр нинди музыка тың­ласагыз әйбәт. Әлеге көйне яңадан ишетү мәгълүматны искә төшерергә ярдәм итәргә мөмкин. Ләкин безнең иң “хә­терле” әгъзабыз – күзләр. Визуаль хәтердәге аерым мизгелләрне яңа мәгълү­мат белән чагыштырыгыз. Образлы фикерләү аша истә калдыру күпкә җи­ңелрәк булачак. Мисал өчен, без барыбыз да Ньютонның тарту көче турындагы канунын беләбез. Чөнки күз алдыбызга агач төбендә утырган галим башына төшкән алма килә. Берьюлы берничә эшне башкара алган Цезарьдан көнләшергә кирәкми. Әгәр дә ул бер генә эшне эш­ләгән булса, ул тагын да зуррак нәтиҗәләргә иреш­кән булыр иде. Һәр яңа эш тәмамланган саен ял итеп алыгыз, тәнәфес ясагыз. Эшегезне башлаганчы исем­лек төзеп, иң берен­челәр рәтенә авырларын, ә иң ахырга җи­ңелрәкләрен калдырыгыз. Очрашуларны көннең беренче яртысында уздырсагыз яхшы.

 

 

http://maydan.tatar/xeteregez-turynda-da-onytmagyz/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: