Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Килмәгән дә, җырламаган да, сәбәбен дә әйтмәгән

Ришат Төхвәтуллинның концерты Казанда да шаулап-гөрләп үткән.

Концертта җырчының иҗатташ дуслары - Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Чулпан Йосыпова, Алия Карачурина да катнашкан.
Тамашаның кульминацион ноктасы Филүс белән Ришатның Илһам Шакиров репертуарындагы “Сандугач” җырын башкаруы булды, дип яза "Шәһри Казан". Егетләр әлеге җырны искиткеч итеп башкарган.
Концерт алдыннан узган матбугат очрашуында җырчы тамашада Гөлназ Асаеваның катнашачагын да әйткән булган. Тик Гөлназ юбилей концертында булмаган. Моның сәбәбен Ришатның үзеннән сораганнар.
"Бу турыда аның үзеннән сорагыз. Аның башында нинди уйлардыр, белмим. Моннан соң минем авыздан аның турында бер сүз дә ишетмәссез. Аңа кагылышлы бер сорауга да җавап бирә алмыйм. Уфа концертында катнашты ул. Ә бүген концертыма килмәвендә минем бер гаебем дә юк. Аның булмавын үзем дә “Пирамида”га килгәч кенә белдем", – дигән Ришат.
Гөлназ Асаеваның үзенә шалтыраткач, аның журналистлар белән сөйләшергә теләмәве аңлашылган. Шулай булгач, вәгъдә итеп тә хезмәттәшенең концертында катнашмавы безгә сер булып кала.

 

https://kiziltan.ru/kultura/19749-kilmgn-d-yrlamagan-da-sbben-d-ytmgn.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X