Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корбан гаете бай эчтәлекле узды

Чаллы шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете Диния нәзарәте билгеләнгән вакытта - иртәнге 5 сәгать 30 минутта бәйрәм вәгазьләреннән башланды. Бу вакытта мәчетләр халык белән тулы иде инде. Әмма соңарып килүчеләр дә күп булды. "Нур-Ихлас" мәчетендәге гает намазында шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев катнашты. Биредә шулай ук аның урынбасары Рәмил Мәрван...

Чаллы шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете Диния нәзарәте билгеләнгән вакытта - иртәнге 5 сәгать 30 минутта бәйрәм вәгазьләреннән башланды. Бу вакытта мәчетләр халык белән тулы иде инде. Әмма соңарып килүчеләр дә күп булды. "Нур-Ихлас" мәчетендәге гает намазында шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев катнашты. Биредә шулай ук аның урынбасары Рәмил Мәрван улы Хәлимов бар иде. Наил Гамбәр улы мөселманнарны ошбу мөбарәк, җәмгыятьтә социаль тигезлек тудырырга булышлык итүче бәйрәмнәребезнең берсе - Корбан гаете белән котлады, мөселманнар белән аралашты, аларның сорауларына җаваплар бирде. Аннары кунаклар Әлфәс хәзрәт белән берлектә Сидоровка бистәсендәге махсус мәйданчыкка юнәлделәр һәм биредә корбан чалуның барышы белән таныштылар. Мәйданчыкта дежурлык итүче имам-мөхтәсиб урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов сүзләренә караганда, иртәнге 8 сәгатькә мәйданчыкка сату өчен 2600 сарык китерелгән инде. Алар барсы да ветеринария тикшерүе аша узган. Наил Гамбәр улы корбанлык малы хуҗаларының берсе Зәй районының Югары Нәлим авылыннан фермер Корбанмөхәммәд Мурзагов белән әңгәмә корды. Фермер үзенә бернинди дә ярдәм кирәк түгеллеге, инде аякка басуы хакында белдерде. Ул сатуга күрдекле 350 баш сарык малы алып килгән иде. Наил Гамбәр улы мәйданчык белән танышу вакытында аны тагын да камилләштерү, мал сую урынын даими итү хакында үз фикерләрен әйтте. "Җәмигъ", "Сөембикә" ("Хәләл-Үзәк" оештырды), "Нур-Ихлас", "Әбүзәр" мәчетләрендә килгән халыкны пылау белән сыйлау булды, "Туфан» мәчетендә өйлә намазыннан соң мәхәллә халкына аш мәҗлесе уздырылды, "Нур-Ихлас", "Әбүзәр" мәчетләрендә балалар өчен аттракционнар оештырылды. "Әбүзәр" мәчете имам-хатыйбы Али хәзрәт Баһаветдин бу уңайдан болай диде: "Болай зурлап бәйрәм итүне беренче мәртәбә үткәрдек. Халыкка бик ошады. 800 кешегә атап пылау пешердек, балалар өчен батутлар куйдык, велосипедларда, самокатларда, электромобильләрдә йөрү мөмкинчелеге бар иде. Клоуннар җәлеп иттек. Боларның барсы да бәйрәмебезнең төп спонсоры "Еврогрупп" компаниясе генераль директоры дин кардәшебез Алексей Вячеславович Миронов ярдәме аркасында мөмкин булды." Ягъни Чаллы шәһәрендә быелгы Корбан гаете дә бай эчтәлекле, бик тә тәэсирле булып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X