Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус җенси юл белән тапшырыла аламы?

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш урологы Дмитрий Пушкарь "Россия 24" телеканалы эфирында хәбәр иткәнчә, коронавирус җенси юл белән тапшырылырга мөмкин, әмма, әлеге йоктыру юлы - төп түгел.

Пушкарь сүзләренчә, теләсә нинди аралашу, контактка керү -  куркыныч, юкка гына медиклар кешеләргә бер-берсеннән ерак торырга киңәш итми.

Вирус таралуның төп юлы - һава-тамчы аша. Ягъни, янәшәдә торучы берәү йөткерсә һәм төчкерсә, ул икенче кешенең тән тиресенә эләгергә мөмкин. Шулай ук вирус предметлар аша тапшырыла, ул аларда берничә тәүлек яшәргә сәләтле. Мәсәлән, вирус кәгазьдә өч тәүлеккә чаклы, ә пластик банк карталарында - тугыз тәүлеккә кадәр яши ала. Медицина битлекләрендә исә бер атна чамасы сакланырга сәләтле.

 

 

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев