Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Короновирус йомыркадан курка

Диетолог, медицина фәннәре кандидаты Маргарита Королева үпкәләрне коронавирустан нинди продукт саклый алуы турында сөйләде.

"Аргументы и факты" хәбәр иткәнчә, табиб рационга барлык компонентлары да сәламәтлек өчен файдалы булган йомырканы кертергә киңәш иткән.

- Йомырка иммуноглобулинны күтәрә, бу инфекциягә каршы торырга ярдәм итә. Шулай ук, йомырка компонентлары иммунитетны ныгыты һәм организмны кислород белән тәэмин итә. Димәк, вируска үпкәгә үтәргә бирми, - дип сөйләгән ул.

Шулай ук, белгеч йомырканы суда гына пешереп кенә түгел, кыздырып та ашарга тәкъдим итә. Шулай ук, коронавирус йоктырганда тавык итен кыздырып ашарга мөмкин. Алардагы компонентлар иммунитетны ныгыта, ди ул.

Кызыл Таң 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев