Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күп балалы гаиләләрне бушлай балалар киеме белән тәэмин итәчәкләр

Киемнәрне бүлеп бирү урыннарда исемлек буенча алып барыла.

Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия акциясе дәвам итә. Акция кысаларында республиканың күп балалы һәм аз керемле гаиләләренә түләүсез балалар киеме тапшырыла. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа кием комплектлары җәйге сезонга исәпләнгән һәм анда футболкалар, шортылар, майкалар, пижамалар, кофталар, ыштаннар һәм 10 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар өчен башка кирәк-әйберләр бар.
"Takro" фабрикасы тарафыннан 2 миллион 200 мең сумлык товар бирелде һәм ТР Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге тарафыннан мохтаҗларга киләчәктә тарату өчен Татарстан Республикасының барлык мөхтәсибәтләренә тапшырылды. Киемнәрне бүлеп бирү урыннарда исемлек буенча алып барыла.
Әлеге чара барышында киемнәр күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Ураза гаете һәм Балаларны яклау көне уңаеннан бүләк буларак тапшырылыр дип көтелә. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/23/186785/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев