Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күп балалы гаиләләргә торак чиратсыз бирелерме?

РФ Төзелеш министрлыгында өч һәм аннан артык бала үстерүче гаиләләргә социаль найм килешүе буенча чиратсыз торак алу хокукы бирү турындагы закон проекты әзерләнде. РФ Төзелеш министрлыгы әзерләгән закон проектына теркәлгән аңлатмадан күренгәнчә, бүген Россиядә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 1 миллионнан артык гаилә яши. Муниципаль берәмлекләрдәге социаль найм...

РФ Төзелеш министрлыгында өч һәм аннан артык бала үстерүче гаиләләргә социаль найм килешүе буенча чиратсыз торак алу хокукы бирү турындагы закон проекты әзерләнде.

РФ Төзелеш министрлыгы әзерләгән закон проектына теркәлгән аңлатмадан күренгәнчә, бүген Россиядә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 1 миллионнан артык гаилә яши. Муниципаль берәмлекләрдәге социаль найм килешүләре буенча торакка мохтаҗлык кичерүчеләр исәбендә бүген 129 мең гаилә чират көтә.

Алда бәян ителгән закон проекты РФ Торак кодексының 57нче маддәсе, 2нче өлешенә үзгәрешләр кертеләчәген искәртә. Әлеге документта социаль найм килешүе буенча чиратсыз торак алу хокукына ия категорияләр ачыкланачак. Ләкин эспертлар әйтүенчә, федераль ведомство тәкъдим иткән үзгәрешләр күп балалы гаиләләргә әлләни өстенлек бирмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев