Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күпләп сату бәяләре артуга карамастан, ягулыкка ваклап сату бәяләре элеккечә кала

Татарстан нефть трейдерлары: Бензин бәяләрен берәү дә арттырырга җыенмый

Ягулыкка күпләп сату бәяләре, Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы (СПбМТСБ) мәгълүматлары буенча, 2020 елның декабреннән бирле арта. Әмма Татарстанда ягулык салу станцияләре хуҗалары әлегә ваклап сату бәяләрен арттырырга җыенмый. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе президенты Ирек Сөләйманов сөйләде.

«Бәяләрне берәү дә күтәрергә җыенмый. Бу үзмаксат түгел. Без һәрвакыт бәяләр паритеты булсын дибез. Күпләп һәм ваклап сату бәясе арасында аерма адекват булсын иде. Заправкалар да акча эшли алсын өчен», — дип искәртте Сөләйманов.

Россиядә бензинга күпләп сату бәяләре ирекле базарда формалаша, ә ваклап сату бәяләре административ рәвештә тоткарлана. Илдә РФ Хөкүмәте карары гамәлдә, аның нигезендә АЗСлар бәяләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак күтәрә алмый.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев