Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кредиты булган кешеләргә бүгенге көндә нишләргә? Дәүләт Думасында яңа закон кертелә

Россиядә коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле «кредит каникулы» кертелде: Дәүләт Думасы бу җәһәттән тиешле закон кабул итте, дип хәбәр итәләр.

Вирустан зыян күргән һәркемгә – гади кешеләргә, хосусый эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнеска кагыла бу.

Моңа кадәр Президент Владимир Путинның илдә «кредит каникулы» кертү зарурилыгы турында әйткән иде. Шул вакытта ул законга физик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр өчен кредит түләүне алты айга кадәр кичектерү турында төзәтмә кертергә кушты. Бу вакыт эчендә банкларга штраф һәм пенялар исәпләргә, шулай ук вакытыннан алда түләүне таләп итәргә ярамый.

1 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, коронавирустан йогышлануның 2777 очрагы ачыклаган: 24 кеше үлгән, 190 кеше тулысынча савыккан. Инфекция йоктыручыларның күбесе – Мәскәүдә. Башкалада һәм күпчелек төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Бу чорда чүп ташлау, йорт хайваннарын һава сулату яки якындагы кибеткә, аптекага барып килү өчен генә урамга чыгарга ярый.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев