Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күрше районнар Чаллыга 35 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерделәр

Чаллыда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе дәвам итә

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең расланган өч мәйданчыгында үз эшләрен дәвам итәләр.

Узган шимбәдә биредә барлыгы 1900 тоннадан артык 35 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде, 327 сәүдә урыны оештырылды. Ярминкәләрдә төп катнашучылар – Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре. Шулай ук башка 10 муниципаль районнан да авыл хуҗалыгы продукциясе алып килгән иде. Ярминкә мәйданчыкларында сыер ите, сарык ите, кош ите (каз, үрдәк, тавык), сөт продукциясе, яшелчә, камыр ризыклары киң ассортиментта тәкъдим ителде. 

Ярминкә мәйданнарына кертелгән барлык продукция Яр Чаллы шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе тарафыннан контрольдә тотылды. Киләсе ярминкәләр 3 октябрьдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев