Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Квартал юллары игътибар сорый

Яр Чаллыдагы йортлар буенча җаваплы хезмәткәрләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка торак фондның капиталь төзекләндерү акчалары бәрабәренә кварталлар арасындагы юлларны яңарту тәкъдиме белән чыгарга булдылар. Хат күп фатирлы йортлардагы мөлкәтчеләрнең шәһәр ассоциациясе исеменнән юнәлтелә. - Идарә компанияләренең бу төр эшләргә - агымдагы ремонт кысаларында - акчасы юк. Ә Федераль программа масштабында...

Яр Чаллыдагы йортлар буенча җаваплы хезмәткәрләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка торак фондның капиталь төзекләндерү акчалары бәрабәренә кварталлар арасындагы юлларны яңарту тәкъдиме белән чыгарга булдылар. Хат күп фатирлы йортлардагы мөлкәтчеләрнең шәһәр ассоциациясе исеменнән юнәлтелә.

- Идарә компанияләренең бу төр эшләргә - агымдагы ремонт кысаларында - акчасы юк. Ә Федераль программа масштабында исә әлеге суммалар артык зур түгел. Аннан соң, чаллылыларның торак фондны капиталь төзекләндерүнең федераль программасында беренчеләрдән булып, 2006 елдан бирле катнашуын да исәпкә алырга кирәктер. Шул чордан бирле безнең шәһәр "капиталь ремонт" маддәсенә тиешле түләүләрне кертеп бара. Ә программа 2043 елга кадәр исәпләнгән, - дип, Комсомол районы җәмәгатьчелек советы рәисе Җанна Булахова әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте.

Чыннан да, квартал араларындагы сукмаклар шактый урыннарда үтеп йөрерлек түгел. Язгы-көзге пычракларда бигрәк тә. Урыны белән хәтта зур-зур күлләвекләр дә барлыкка килә. Шул ук юллардан өлкәннәр көн дә кибеткә йөри, балаларыбызны мәктәпкә, бакчага озатабыз. Су тулган чокыр-чакырларга төшмәс өчен күпләребез машина юлына чыга. Ә анда адым саен хәвеф көтә. Шуңа күрә бик тә урынлы тәкъдим белән чыккан активистларыбыз. Президентыбыз колак салмый калмас, дигән өметтә җирле активистлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев