Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кышка әзерлек бара

Шәһәрдәшләр кышкы спорт төрләре - чаңгы, чана шуу белән бергә тимераякта шууны да елдан-ел үз итә баралар. Тимераякта җилдерергә яратучыларга сөенечле хәбәр - реконструкцияләнүче Җиңү паркында да ачык һавада зур шугалак булачак. Аны күзәтүләр тәгәрмәче белән янәшә эшлиләр. Бозны исә, шунда ук Яңа ел чыршысы урнаштыргач катыра башлаячаклар. Шугалак Яңа...

Шәһәрдәшләр кышкы спорт төрләре - чаңгы, чана шуу белән бергә тимераякта шууны да елдан-ел үз итә баралар.

Тимераякта җилдерергә яратучыларга сөенечле хәбәр - реконструкцияләнүче Җиңү паркында да ачык һавада зур шугалак булачак. Аны күзәтүләр тәгәрмәче белән янәшә эшлиләр. Бозны исә, шунда ук Яңа ел чыршысы урнаштыргач катыра башлаячаклар. Шугалак Яңа ел бәйрәме алдыннан ачылып, шәһәрдәшләргә зур бүләк булыр, дип көтелә. Шунда ук тимераяклар һәм тюбинглар прокаты да эшләячәк.

"Медео" исә тимераяк спорты белән мавыгучыларны иртәрәк сөендермәкче булып, бозны 14 ноябрьдә үк әзерләргә керешкән иде. Һава шартларының кинәт бозылып китүе ниятләрне үзгәртте дә куйды. Ләкин кырылган кәефләрне күтәрергә дә сәбәп бар - "Медео"да тимераяклар прокатын оештыручы "Виктория" балалар-яшүсмерләр клубы бәяләрне үткән елдагыча калдыра: 14 яшькәчә балаларга - 70, зурларга, тимераякларның моделенә карап - 100-120 сум. Үз тимераяклары белән килүчеләргә шугалакка керү - 15 сум. Шугалак эш көннәрендә 15 сәгатьтән 22 сәгатькә, ял көннәрендә иртәнге 10нан 22 сәгатькә кадәр эшли.

Шәһәрдә хоккей кортларын да кышка әзерлиләр. "Яшүсмер" яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәге балансында 10 хоккей корты бар. Алар барысы да 1 декабрьгә ныгытылырга тиеш. Кортның читләрен, чишенү-киенү вагоннарының түбәләрен ремонтлыйсы бар. Ә 40нчы комплекста урнашкан "Вега" кортында яктырткычларны алыштырырга кирәк. Кортларны капиталь төзекләндерү 712 мең сумга төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X