Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кышка теплица ишеген ябаргамы?

Теплицаның ишекләрен кышкылыкка ачык калдырыргамы, әллә яхшылап бикләп куяргамы? Бу сорау бакчасында теплица булган һәркемне борчыйдыр, мөгаен.

Зыян салучы корткычлар үлеп бетсен дисәгез, көзге салкыннарда теплицаның ишеген һәм форточкаларын ачык тотыгыз. Алай эшлә­гәндә, поликарбонатка боз туңмас, кышын кар да ятмас.
Тәҗрибәле бакчачылар кар яуганчы теплицаның ишекләрен ябып, бикләп куярга киңәш итә. Беренчедән, ачык ишекләр конструкцияне нык какшата, калын кар катламы астында аның каркасы деформацияләнә. Моннан тыш, көчле җил ишекләрен ватарга һәм поликарбонатка зыян китерергә, куптарып ташларга да мөмкин.
Кышны теплицада конденсат булмасын һәм туфрак туңсын өчен форточканы ачык калдыру да җитә.

Чыганак: КызылТаң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X