Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күз ти­мә­сен си­ңа, Ре­зе­да!

Йорт өчен җа­вап­лы ке­ше­ләр­не бил­ге­ләү за­ма­на та­лә­бе бул­ды. То­рак йорт­лар­га исәп­ләү җи­һаз­ла­ры кую һәм кон­троль­дә то­ту, фа­тир өчен тү­лә­мә­гән­нәр­не һәр­да­им ки­сә­теп то­ру ке­бек ва­зи­фа­лар­ны баш­ка­ру­ны күз­дә то­тып сай­лан­ган бу ке­ше­ләр­не бү­ген йорт ко­мен­дант­ла­ры дип ата­сак та ял­гыш бул­мас. Әм­ма йорт алар үз өс­лә­ре­нә та­гы да күб­рәк бу­рыч­лар ал­ды. Ара­ла­рын­да бик...

Йорт өчен җа­вап­лы ке­ше­ләр­не бил­ге­ләү за­ма­на та­лә­бе бул­ды. То­рак йорт­лар­га исәп­ләү җи­һаз­ла­ры кую һәм кон­троль­дә то­ту, фа­тир өчен тү­лә­мә­гән­нәр­не һәр­да­им ки­сә­теп то­ру ке­бек ва­зи­фа­лар­ны баш­ка­ру­ны күз­дә то­тып сай­лан­ган бу ке­ше­ләр­не бү­ген йорт ко­мен­дант­ла­ры дип ата­сак та ял­гыш бул­мас. Әм­ма йорт алар үз өс­лә­ре­нә та­гы да күб­рәк бу­рыч­лар ал­ды. Ара­ла­рын­да бик ях­шы эш­лә­ү­че­ләр ха­кын­да га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз да­и­ми хә­бәр итеп то­ра­лар. Шу­лар­ның бер­се - ЗЯБ бис­тә­се­нең 14/05/1 йор­тын­да җа­вап­лы Ре­зе­да Шме­ле­ва. "Аның ты­рыш­лы­гы­на, ке­ше­лек­ле­ле­ге­нә сок­ла­нып туй­мый­быз", - дип шал­ты­рат­ты­лар без­гә би­ре­дә яшә­ү­че­ләр. Без уң­ган ха­ным бе­лән оч­ра­шыр­га ЗЯБ бис­тә­се­нә юл тот­тык.

...Ике ел элек фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ган йорт­та ба­ры­сы 93 фа­тир бар. Ре­зе­да Шме­ле­ва ме­нә шу­лар­га хез­мәт күр­сә­тә. Аның тәр­тип өчен җан атып то­ру­ын кү­реп, күр­ше­лә­ре йорт өчен җа­вап­лы ке­ше итеп сай­лап ку­я­лар. Ре­зе­да бе­рен­че көн­нән җиң сыз­га­нып эш­кә то­ты­на. Үзе "Жил­фонд"­та ки­ле­шү бу­ен­ча эш­лә­сә дә, төп эше йорт өчен кай­гыр­ту.

Ул бе­рен­че бу­лып үз­лә­ре яшә­гән өй­нең до­ку­мент­ла­рын тәр­тип­кә ки­те­рү­дән баш­лый. Ке­ше­ләр­гә тор­мыш уңай­лык­ла­рын бул­ды­ру өчен баш­лап йө­ри. Ре­зе­да­ның ты­рыш­лы­гы бе­лән әле күп­тән тү­гел ге­нә фа­тир­лар­га газ бир­гән­нәр. Электр пли­тә­лә­рен­дә, муль­ти­вар­ка­лар­да ашар­га әзер­ләп азап­лан­ган ха­лык бү­ген аңа рәх­мәт әй­теп туя ал­мый.

"Ре­зе­да үҗәт­лә­неп, тиз­рәк газ­ны җи­бә­ре­гез, дип йөр­мә­сә, әле һа­ман ин­те­гер идек", - ди шу­шы йорт­та яшә­ү­че Асия ха­ным Гилёва. Газ җи­бәр­сен­нәр өчен ул бө­тен фа­тир­лар­ны йө­реп чы­га, ки­ле­шү­ләр тө­зи, ин­де исәп­ләү җи­һаз­ла­рын да алып кайт­кан. Йорт­та яшә­ү­че­ләр тә­ү­лек­нең төр­ле ва­кы­тын­да аның ише­ген ша­кый­лар, кем­дер счет­чик алыр­га кил­сә, икен­че бе­рәү сан­тех­ни­ка, җы­лы­лык бу­ен­ча ки­ңәш һәм яр­дәм итү­ен со­рый.

Го­му­мән, Ре­зе­да­ны би­ре­дә һәр­кем бе­лә, хөр­мәт итә. Ул ке­ше­ләр­дән тү­лә­ү­ләр та­ләп итеп та­выш­ла­нып йөр­ми, йорт яңа бул­ган­га­мы, би­ре­дә ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен ва­кы­тын­да тү­ли­ләр, подъ­езд­лар­да чис­та­лык хө­кем сө­рә.

Хә­зер ин­де Ре­зе­да Шме­ле­ва ишек ал­дын тө­зек­лән­де­рү­гә зур игъ­ти­бар би­рә. Ба­ла­лар мәй­дан­чы­гын кур­кы­ныч­сыз итү - иң бе­рен­че чи­ше­лә­се мәсь­ә­лә. Күр­ше йорт­тан ма­ши­на­лар ар­ка аша үтеп, шу­шы ба­ла­лар уй­ный тор­ган урын буй­лап тро­ту­ар­дан йө­ри­ләр икән. Тиз­дән би­ре­гә кой­ма ку­яр­га җы­е­на­лар. Әле кем­дер шу­шы мәй­дан­чык яны­на бе­тон да җә­еп куй­ган, төн­гә ма­ши­на кал­ды­ра­лар икән. Шме­ле­ва шу­шы эш бе­лән дә бер ин­с­тан­ци­я­дән икен­че­се­нә ча­ба. Шу­лай ук тиз­дән йорт­та яшәү­че­ләр бе­лән үз­лә­ре­нең өй ти­рә­сен чис­тар­тыр­га җы­е­на­лар. Ан­да бик күп агач-ку­ак­лар да утыр­тыр­га уй­лый­лар. "Ин­де ида­рә ком­па­ни­я­сен­нән ки­леп ка­рап кит­те­ләр, үсен­те­ләр дә алып ки­лер­гә вәгъ­дә бир­де­ләр", - ди йорт өчен җа­вап­лы ха­ным. Ре­зе­да йорт­ла­ры­на ка­бель­ле те­ле­ви­де­ние һәм ин­тер­нет кер­тү эшен дә баш­ла­ган. Тиз­дән бу да җай­га са­лы­ныр, дип кө­те­лә.

Шә­һәр­дә­ше­без фа­тир­дан фа­тир­га йө­реп, исәп­ләү при­бор­ла­ры күр­сәт­кеч­лә­рен язып йөр­ми, го­му­ми йорт күр­сәт­кеч­лә­рен ге­нә алып ба­ра. Без хез­мә­те­гез өчен күп­ме тү­ли­ләр, дип со­рый­быз. "Мин бер ти­ен дә ал­мыйм, ки­рәк тә тү­гел, ирем тә­э­мин итеп то­ра", - ди ул ел­ма­еп. Тор­мыш ип­тә­ше Сер­гей ка­тыр­гы-кә­газь ком­би­на­тын­да эш­ли икән. Өч ул­ла­ры бар: ике­се үз тор­мыш­ла­ры бе­лән яши, ке­че­се мәк­тәп­тә укый. Шме­лев­лар­ның өч онык­ла­ры бар. Ре­зе­да­ның күр­ше­лә­ре аның уң­ган әни, ху­җа­би­кә бу­луы ха­кын­да да мак­тап сөй­лә­де­ләр. "Тор­мыш­та ба­ры­сы­на да өл­ге­рә, әти-әни­лә­ре­нә дә ба­рып бу­лы­ша әле ул", - ди­де­ләр.

...Кух­ня­да Ре­зе­да пе­шер­гән тәм­ле кой­мак­лар бе­лән чәй эчә­без. Аның аш-су­га уң­ган­лы­гы­на да сок­ла­на­быз. Чәй янын­да ул үзе­нең план­на­ры бе­лән ур­так­ла­ша: "Ишек ал­ды­на һәм подъ­езд­га ка­ме­ра­лар ур­наш­ты­ра­чак­быз, тә­ү­лек буе ви­де­о­кү­зә­тү алып ба­ру ба­ры­быз­га да яр­дәм итә­чәк. Ан­нан без­нең йорт ал­ды­на тө­зү­че­ләр ма­ши­на кую өчен урын ясап кит­кән­нәр иде, хә­зер ан­да чит ав­то­мо­биль­ләр то­ра. Шу­лар­ны ки­тәр­гә мәҗ­бүр итеп, бу урын­ны үзе­без­гә ала­сы­быз ки­лә", - ди­де ул. Ин­де бу эш өчен би­ре­дә яшә­ү­че­ләр­дән им­за­лар да җы­ел­ган.

14/05/1 йор­ты "До­ми­ко" йорт­лар ида­рә­се­нә ка­рый. Ре­зе­да алар бе­лән күп­тән ур­так тел тап­кан. Бу йорт­ның бе­рен­че ка­тын­да зур гы­на фо­йе бар, би­ре­дә "кы­зыл поч­мак" эш­ләр­гә уй­лый­лар. Җы­е­лыш­лар оеш­ты­ру, бер­гә җы­е­лып ара­ла­шу уры­ны бу­ла­чак ул. "Ба­ры­сы да ке­ше­ләр­нең үзен­нән то­ра", - ди Ре­зе­да ха­ным. Ул йорт­та яшә­ү­че­ләр­нең аны аң­лап, яр­дәм итү­лә­ре­нә ыша­на­лар. "Ай са­ен җы­е­лып, бар­лык проб­ле­ма­лар­ны ур­та­га са­лып сөй­лә­шә­без", - ди ул. Йорт­ла­ры­на ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр­не ге­нә тү­гел, ком­п­лекс­ка ка­гы­лыш­лы со­рау­лар­ны да шә­һәр ха­ки­ми­я­те ал­дын­да куз­га­тыр­га то­ра­лар икән. Шу­лар­ның бер­се - мик­ро­ра­йон­да ба­ла­лар бак­ча­сы юк.

Көч-гай­рә­те та­шып тор­ган бу ха­ным­ның үзе яшә­гән йорт өчен җа­нын би­рер­гә әзер то­руы без­не сок­лан­дыр­ды. Аңа күр­ше­лә­ре дә яр­дәм итәр­гә ге­нә то­ра­лар. "Рә­ши­дә апа Ши­а­по­ва бү­ген өй­дә юк, ул ми­нем уң ку­лым. Бер көн­не әйт­тем ге­нә агач­лар утыр­та­быз, дип, ул ин­де кө­рә­ген то­тып, урам­га ук ки­леп чык­кан", - ди Ре­зе­да.

Йорт өчен җа­вап­лы ке­ше­ләр ди­гәч, күз ал­ды­на фа­тир ише­ген ша­кып тик­ше­реп йөр­гән пен­си­о­нер­лар күз ал­ды­на ки­лә иде. Ре­зе­да Шме­ле­ва исә фи­ке­рем­не үз­гәрт­те дә куй­ды. Баш­ка­лар­га үр­нәк, ты­рыш бу ха­ным­га күз ге­нә ти­мә­сен.

"Агач утыр­ту өмә­се­нә сез­не дә ча­кы­ра­чак­быз", - дип оза­тып кал­ды­лар без­не 14/05/1 йор­тын­да яшә­ү­че­ләр. Амин, ки­лер­гә яз­сын!

Мир­һа­ди Ра­зов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев