Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көзге эшләр

Сентябрь. Җәй тәмамланды, көз җитте. Инде көннәр дә кыскара, һава температурасы төшә, болытлы, салкын көннәр якынлаша. Шулай да, сентябрьдә аяз, җылы көннәр - әбиләр чуагы була әле. Шушы көннәрдә бакчаларда көзге эшләрне эшләп калдырырга кирәк. Бу вакытта күпчелек үсемлекләр органик тынычлык хәлендә. Көзге һәм кышкы алма сортларын җыю вакыты җитте....

Сентябрь. Җәй тәмамланды, көз җитте. Инде көннәр дә кыскара, һава температурасы төшә, болытлы, салкын көннәр якынлаша. Шулай да, сентябрьдә аяз, җылы көннәр - әбиләр чуагы була әле. Шушы көннәрдә бакчаларда көзге эшләрне эшләп калдырырга кирәк.

Бу вакытта күпчелек үсемлекләр органик тынычлык хәлендә. Көзге һәм кышкы алма сортларын җыю вакыты җитте. Бу вакытта җимеш бирүче агач һәм куакларны да утырталар. Үсемлекләр әйбәт кышлау һәм яз көнендә үсү, чәчәк ату өчен көч туплый, тамырларының үсешен көчәйтә, крахмал һәм башка файдалы матдәләр җыя. Бакчачылар өчен бу бик мөһим чор - бакчаны кышка әзерләргә кирәк.

Бу араларда калган алма һәм грушаларны җыялар. Аларны эшкәртеп, саклау өчен салып куялар. Агачларга исә дезинфекция ясап, кышка әзерлиләр. Ай башында җиләк утыртуны да төгәллиләр. Үрентеләрен кисеп алып, алар сәламәт һәм җимеш бирә алган очракта яңадан утыртырга кирәк. Ә менә бер еллык крыжовник һәм карлыган куакларын кисәргә була. Ай ахырында бакчага төрле органик һәм минераль (фосфорлы-калий) матдәләр кертергә кирәк. Төрле авырулардан бозылган яфракларны төпкә күмәргә яисә бер өемгә туплап, яндырырга кирәк. Җимешләрен җыеп алгач, агачтагы төрле яраларны да төзәтәләр. Өлгергән алмаларны озак вакыт агачта калдырырга ярамый. Алар инде бүтән үсми, ә менә бозылырга мөмкин. Җитмәсә, алмагачлар үзләре дә алмалардан арынып, кышка әзерләнеп өлгерергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X