Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина: «Тормыш өчен мөһим даруларга бәяләр инфляциядән югарырак булырга тиеш түгел»

23 майда Дәүләт Думасы яшәү өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән даруларга бәяләрне җайга салу турында закон проектын соңгы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектын шәрехләде: «Россиядә 14 меңнән артык дару препараты теркәлгән, шуларның 835е тормыш өчен мөһим дарулар Фонды исемлегенә керә. Әлеге законны кабул итү белән әлеге препаратларга бәяләр инфляциядән югарырак күтәрелергә тиеш түгел һәм моны Федераль монополиягә каршы хезмәт күзәтеп торачак. Россия президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү йөзеннән әзерләнгән закон проекты, әгәр аларның бәясе чит ил җитештерүчесе илдә һәм дарулар теркәлгән дәүләтләрдә кимегән очракта, тормыш өчен мөһим дарулар  исемлегенә кертелгән препаратларга бәяләрне мәҗбүри рәвештә киметүне күздә тота. Шулай итеп, тормыш өчен кирәкле даруларның бәясен контрольдә тоту гадел кырысландырылачак, бәяләр үсешен чикли».Документ шулай ук препаратка ахыргы җибәрү бәясе елына бер тапкырдан да артмаска һәм бары тик җентекле икътисади анализ нигезендә генә рәсмиләштерелергә мөмкин дип каралган.

 

http://nabchelny.ru/news/36501
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев