Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Муллагалиева «Кайнар салат» ясарга өйрәтә

Ит белән гөмбәне кыздырырга кирәк.

«Кайнар салат» өчен күркә ите, гөмбә, салат яфрагы, кыяр, болгар борычы, помидор, укроп, кинза, тоз, борыч, сыек май, бәлзәмле аш серкәсе кирәк.

Эш барышы:

Беренче итеп күркә итен озынча турап, майда кыздырырга куярга; ⠀

Биш минуттан аның өстенә гөмбә турап салырга;

Каты утта икесен бергә биш минут кыздырырга;

Ит белән гөмбә суынган арада салат яфрагын өзгәләп, кыяр белән болгар борычын озынча, помидорны шакмаклап, укроп белән кинзаны вак итеп турарга;.

Яшелчәләрне, тоз, борыч, сыек май һәм 1,5 аш кашыгы бәлзәмле аш серкәсен (бальзамический уксус) ит белән гөмбәгә кушарга кирәк.

 

Чыганак:Интертат

Фото: ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев