Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкәннәр ункөнлеге башлана

1 октябрьдән өл­кән­нәр ун­көн­ле­ге баш­ла­на. Мо­ны Чал­лы­да яшәү­че 128 614 пен­си­о­нер за­ры­гып кө­тә. Алар­ның 39 546сы эш­ли. Шә­һәр­дә өл­кән­нәр бар­лык ха­лык­ның 24%ын тәш­кил итә. Бү­ген­ге көн­дә шә­һә­ре­без­дә 2247 тыл хез­мәт­чә­не, 124 Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­наш­кан ке­ше, 24 Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ин­ва­ли­ды, 11 ка­ма­лыш­та кал­ган Ле­нин­град­та яшәү­че, фа­шист канц­ла­герь­лә­ре­нең 44 ба­лигъ...

Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ра­мил Хә­ли­мов әй­тү­ен­чә, 1-10 ок­тябрь­дә шә­һәр­дә өл­кән­нәр өчен бар­лы­гы 50дән ар­тык ча­ра оеш­ты­ры­ла. Алар ара­сын­да кон­церт­лар, хәй­рия ча­ра­ла­ры, спорт ярыш­ла­ры һәм баш­ка­лар бар.

"Өл­кән­нәр­не кай­гыр­ту ун­көн­лек кы­са­ла­рын­да гы­на бул­мый. Шә­һәр­дә һәр су­гыш ве­те­ра­ны­ның со­ци­аль пас­пор­ты бул­ды­рыл­ган. Алар пред­при­я­тие һәм оеш­ма­лар җи­тәк­че­лә­ре­нә, шә­һәр Со­ве­ты де­пу­тат­ла­ры­на, Ти­мур от­ряд­ла­ры­на бер­ке­тел­гән. Бү­ген­ге көн­дә 32 ве­те­ран­ның фа­ти­ры тө­зек­лән­де­рел­гән. Баш­кар­ма ко­ми­тет бак­ча­лар­га буш­лай йө­рү та­ло­ны бе­лән 13523 ве­те­ран­ны тә­э­мин ит­те", - ди Ра­мил Мәр­ван улы.

Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев ун­көн­лек кы­са­ла­рын­да өл­кән­нәр­гә ка­ра­та игъ­ти­бар­лы бу­лыр­га ки­рәк­ле­ген ас­сы­зык­ла­ды. "Өл­кән­нәр ун­көн­ле­ген юга­ры дә­рә­җә­дә үт­кә­рер­гә ки­рәк. Бар­лык пред­при­я­тие һәм оеш­ма җи­тәк­че­лә­ре­нең ве­те­ран­нар­га ка­дер-хөр­мәт күр­сә­тер­гә ме­нә ди­гән мөм­кин­ле­ге бар. Ве­те­ран­на­ры­быз шә­һәр һәм КА­МАЗ тө­зе­гән­нәр, дви­га­тель­ләр за­во­дын­да ян­гын чык­кан­нан соң, шә­һәр­нең көл ас­тын­нан чы­гар­ды­лар", - ди­де ул.

Өл­кән бу­ын­га ун­көн­лек кы­са­ла­рын­да гы­на тү­гел, һәр­көн­не игъ­ти­бар­лы бу­лып, ка­дер-хөр­мәт күр­сә­теп ка­лыр­га ты­ры­шыр­га ки­рәк. Алар­га бит күп ки­рәк­ми. Өл­кән­нә­ре­без ка­дер-хөр­мәт һәм җы­лы сүз­гә мох­таҗ. Го­мер көз­лә­рен җы­лы­да уз­ды­рыр­га үзе­без­дән өлеш кер­тер­гә ашы­гыйк.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев