Шəhри Чаллы

Махсус “КАМАЗ”лар

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына радиация һәлакәтләрендә куллану өчен махсус комплекс эшләде. Ул өч "КАМАЗ"дан тора. Әлеге техника радиацион разведкадан, саклану транспорты һәм һәлакәт урынын чистарту техникасыннан гыйбарәт. Белгечләр әйтүенчә, аңа әлегә дөньяда тиңнәр юк. Беренче машина радиация разведкасы, икенчесе халыкны зарарсызландыру һәм аларны бу җирдән чыгару,...

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына радиация һәлакәтләрендә куллану өчен махсус комплекс эшләде.

Ул өч "КАМАЗ"дан тора. Әлеге техника радиацион разведкадан, саклану транспорты һәм һәлакәт урынын чистарту техникасыннан гыйбарәт.

Белгечләр әйтүенчә, аңа әлегә дөньяда тиңнәр юк. Беренче машина радиация разведкасы, икенчесе халыкны зарарсызландыру һәм аларны бу җирдән чыгару, "Ярдәмче" дип исемләнгән өченчесе - прицеплы. Ул авария урыныннан бетон корылмалар ташырга кирәк. Составта 30 урынга исәпләнгән пассажирлар модуле дә бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: