Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Малайлар ир булсын өчен әти кирәк

Гаилә башлыгының бала тәрбияләүдән читләшүе җәмгыятькә дә куркыныч белән яный.

Гаилә турында сүз йөрткәндә күбрәк хатын-кыз, балалар турында уйлыйбыз. Әлбәттә, гаиләдәге психологик торыш, андагы уңайлыклар хатын-кыз кулында, әмма ир-егетне юкка гына “гаилә башлыгы” димиләр бит. Ягъни ул гаилә төзү өчен карарга килүче дә, аның яшәве өчен шартлар тудыручы да, якын кешеләрен тәэмин итүче дә.

Яшерен түгел, әле берничә дистә ел элек кенә ир-атның гаиләдә тоткан урыны күпкә югарырак иде. Бүгенге хатын-кызлар төрле өлкәдә ир-егетләр белән бертигез эшләп, көндәлек тормышта да көчле затларга гына хас булган сыйфатларны үзләштереп, үз иңнәренә зур йөкләр салды. Ә бу, үз чиратында, ир-егетне гаилә кысаларыннан читкә этәрүгә китерде. Ягъни бүгенге ир-егетләр үзләренең гаиләдә кирәклеген тоймый, чөнки алардан башка да биредә яши алалар. Менә шушы сә-бәпләр аерылышучылар санының елдан-ел артуына да, бәлки, йогынты ясыйдыр. Мәсәлән, 2011-14 елларда балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләрнең аерылышу очрагы 30 проценттан кимрәк булса, 2015-18 елларда аларның саны 55 процентка якынлашты. Элек хатын-кыз күбрәк иренең эчүенә, аны төрлечә рән-җетүенә түзә алмыйча аерылышса, хәзерге ялгыз хатыннар бу сорауга ешрак: “Мин ансыз да яши алам”, дип җавап бирә.
Статистика мәгълүматлары буенча, һәр өченче әти генә буш вакытын балалары белән үткәрүен белдергән. Хәзерге зур тизлекле заманда кешенең буш вакыты бик аз булуын исәпкә алсаң, бу вакытның никадәр кыскалыгын аңларга була. Шул ук вакытта, 95 процент әти үзенең гаиләдә төп роль башкарырга тиеш икәнлеген яхшы аңлый. Димәк, ир-егет үз бурычларын белә, әмма аны үтәми.
— Яшерен түгел, бүген күпләребез ике-өч урында эшли. Гаиләне матди яктан тәэмин итүне төп бурычыбыз итеп күрәбез. Чынында исә безнең хатыннарыбыз, балаларыбыз безне күрми яши. Өйгә кайткач та тизрәк йокларга ашыгабыз, яки кулыбызга телефоннарыбызны алып, чит кешеләр белән аралашабыз, андагы яңалыкларны укыйбыз. Янәшәдә безнең игътибарны яуларга тырышкан сабыйларыбызны да еш кына “бәйләнчек чебен” кебек күрәбез. Моны туктатырга вакыт. Бу җәһәттән элекке традицияләребезгә әй-ләнеп кайту урынлы булыр. Цивилизция безнең тормышыбызны ничек кенә җиңе-ләйтмәсен, бүгенге технология гаиләлә-ребезгә куркыныч белән яный, — диде Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча иҗтимагый совет рәисе Андрей Коченов күптән түгел Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр залында “Әтинең гаиләдәге роле” дигән темага пленар утырышында.
Бала тәрбияләү һәркемнән зур тырышлык таләп итә. Әлбәттә, һәрбер ата-ана баласын җитеш тормышта яшәүгә дә, аның чын шәхес булуына да зур өлеш кертә. Шунлыктан, без аларны бер түгәрәктән икенчесенә йөртәбез, “элита”лы мәктәпкә укырга бирергә тырышабыз. Әмма шуны да онытырга ярамый: бүген мәгариф системасы белем бирүгә генә кайтып кала, ягъни элекке кебек тәрбия сәгатьләре һәм башка әхлакый темаларга сөйләшүләр, моңа кагылышлы чаралар үткәрелми. Нәтиҗәдә, бала мәктәптә дә тәрбия алмый, өйдә дә һәрвакыт эштә булган әти-әнисе белән аралашмый. Балага ничек кенә дөрес тәрбия бирергә тырышсак та, ул, тәү чиратта, әти-әнисен үрнәк итеп куя һәм аны кабатлый. Ягъни үзебез эштән кайтып, телевизор каршына барып утырабыз икән, баланы спортка җәлеп итәргә тырышып, “тәрбия” алып бару нәтиҗәсез булачак. Бу җәһәттән кайбер илләрдә бүген балаларга кесә телефоныннан файдалану тыелган. Бездә дә яшь буынны Интернеттан чикләргә вакыт икәнлеге көн кебек ачык.
Без һәрвакыт хәзерге заманны элекке белән чагыштырып карарга яратабыз, төрле саннар, нәтиҗәләрне чагыштырабыз. Ә элекке кешеләрне хәзергеләре белән бик сирәк янәшә куябыз. Берничә дистә ел элек 40 яшьләр тирәсендә булган ир-егетнең кыяфәтен, характерын бүгенге шушы яшьтәге көчле затлар белән чагыштырып караганыгыз бармы? Бүгенге ир-егетләр хатын-кызлар кебек бизәнергә дә, алар кебек хисле булырга да кыенсынып тормый. Ир-егетләргә генә хас булган төплелек, аз сүзлелек, физик, психологик яктан көчлелек, үз-үзенә булган ышаныч юкка чыга бара кебек.
Моның сәбәпләрен дә малайларга биргән тәрбиядән эзләргә кирәктер. Ир бала дөньяга килү белән хатын-кыз дөньясына эләгә. Тәүдә ул әнисе кулында, аннары тәрбиячеләр, укытучылар. Бары тик каядыр укырга киткәч кенә ул ир-егет преподавательләр белән очраша. Әле ярый әти-әнисе бу турыда аңлап, улын армиягә җибәрсә. Бүген бит аннан да ничек тә алып калырга тырышабыз. Ә малай әтисез үссә, әтисе аны тәрбияләүдә катнашмаса, бу малайларның әниләре кебек көзге алдында бөтерелүенә гаҗәп-ләнәсе дә юк. Һәм менә беркөнне шушы малай гаилә кора. Башкаларныкы кебек, аның да хатыны бар, әмма ул гаиләдә ир-ат эшләрен дә, балаларга әти тәрбиясенең әнинекеннән нәрсәсе белән аерылуын да аңламый. Һәм гаиләдә ир үз вазыйфасын хатыны иңнәренә сала.
Кызганычка каршы, балаларга тәрбия җитешмәү аның шәхес буларак формалашуына гына түгел, ә тоташ җәмгыятькә дә куркыныч белән яный. Балаларның әле бер мәктәптә, әле икенчесендә җинаять кылулары ишетелеп кенә тора. Элек укучылар мәктәптә шуклыклары нәтиҗәсендә тәрәзә ватса яисә урындык аягын сындырса, бүген инде пычак тотып килүчеләр дә сирәк түгел. Элекке әтиләр малайла-рының төрле кылыклары өчен бик кырыс сөйләшү алып баралар иде, хәзер, чыннан да, әти кешенең баласы белән аралашуын күрсәк тә сокланабыз.
Гаилә — җәмгыятьнең бер күзәнәге. Шу-шы җәмгыять кечкенә күзәнәкләрдән барлыкка килә. Ә бу күзәнәкнең башлыгы — ир-егет. Көчле затлар үз гаиләләрендә әти ролен үтәмәгәч, тормыш юлдаш-ларының таянычы була алмагач, шушы күзәнәк үзенең үзәген югалтмый микән?..

 

Гөлия МӨГАЛЛИМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X