Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина сайлыйбыз

Өр-яңа машина алыргамы, әллә йөрелгәнендә генә тукталыргамы?

Беренче машина тотылган булса да ярый диючеләр очрый. Әмма халык әйтемен онытмагыз: искегә тисәң, исең китәр! Кулланылган машинаның әле бер җире, әле икенчесе ватыла торган була.
Машина кибетләре бихисап. Ләкин кибеттә генә тукталмагыз. Машиналарны махсус сәүдә нокталарына барып карарга була.
Сез сайлаган машинаның кибеттә техник паспорты (ПТС) булырга тиеш. Бу – бүген мөһим факт, чөнки күп кибетләрдә сатуда торган машиналарның документлары үзендә булмый. Рәсми дилерга заводтан машина килә, ә ПТС килми. Ул машина өчен кибет акча түләгәч кенә, паспортны җибәрәләр. Бу өч көнгә кадәр сузылырга мөмкин.
Машина заводтан кайтканда бәрелергә-сугылырга да мөмкин. Яңа машина алганда, буявының калынлыгын махсус җайланма белән тикшерергә кирәк.
Машинаның эчен дә карагыз. Утыргычларда һәм башка урыннарда целлофан пакетның юклыгы сезне сагайтырга тиеш.
Автомобильнең озак вакыт урамда торганын белү өчен моторның астына һәм тәгәрмәч дискларына иелеп карагыз. Тутыгу билгеләре күрсәгез, җавап ап-ачык дигән сүз.
Моторны кабызып карагыз, ул беренче тапкырдан ук кабынырга, тигез, тыныч, ипле генә эшләргә тиеш

 

https://kiziltan.ru/poleznoe/13355-mashina-saylyybyz.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X