Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина йөртүчеләргә 2019 елда таныклык алыштырганда яңадан имтихан тапшырасы булмый

Дәүләт автоинспекциясе матбугат чараларында тарала торган мәгълүматның дөрес түгеллеген хәбәр итә.

2019 елда таныклык алыштыручы машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча яңадан имтихан тапшырмаячак. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Соңгы вакытта матбугат чараларында, шулай ук социаль челтәрләрдә 2019 елның 1 гыйнварыннан вакыты чыккан таныклыкны алыштыручы машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча яңадан имтихан тапшыра, дигән хәбәр тарала.

Дәүләт автоинспекциясе матбугат чараларында тарала торган мәгълүматның дөрес түгеллеген хәбәр итә. “Хәзерге вакытта Россия ЮХИДИе гамәлдәге законы нигезендә таныклыкны алыштырганда, паспорт, медицина белешмәсе, машина йөртү таныклыгы кирәк, шулай ук дәүләт пошлинасы түләнергә тиеш”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Казан юл хәрәкәте инспекциясе машина йөртүчеләргә таныклыкларын алыштырганда, алдан планлаштырып, портал аша www.gosuslugi.ru электрон язылудан файдаланырга тәкъдим итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев