Шəhри Чаллы

Машиналы кызга сәпидле егет кирәкме?

ЗАГС мәгълүматлары буенча, быел республикада гаилә коручылар узган елдагыга караганда азрак. Ә Татарстан Диния нәзарәтенең Мөслимәләр берлеге җитәкчесе, дистә елга якын яучылык белән шөгыльләнүче Наилә ханым ҖИҺАНШИНА, мөселманнар арасында никахлашучылар кимемәде, ди. Бу оешмага кәләш-кияү сорап килүчеләр шактый. Республиканың баш яучысы белән шул хакта әңгәмә кордык

– Наилә ханым, яучылык хезмәте нидән гыйбарәт?
– Яшьләрне таныштырудан тыш, аларга ислам кануннары буенча яшәү төшенчәсен дә аңлатабыз. Мөселман яшьләре хәдисләрне яхшы белә, Коръән дә укыйлар. Тик шәригать кануннарын тормышта җитәрлек куллана белмиләр. Яңа гына дингә килүчеләр дә бар. Егет ягы динне үзенчә кабул итә, кызлар үзенчә файда күрмәкче, каенана да беренче нәүбәттә үзе турында уйлый. Бу гыйлем җитмәүдән шулай. Мөселманнар арасында гаиләгә җавапсыз караучылар да, аерылышучылар да юк түгел.
– Сезнең хезмәт аша кавышканнар ничек?
– Кемне генә таныштырсак та, ашыгып кавышмагыз, дуслашып йөрегез, дибез. Йөрүнең гөнаһы юк. Паркка чык, театрга бар, аулакта гына күрешмә. Мөселман егет-кызга анысы хәрам. Берничә айдан кешенең холкын чамалап була. Никахтан соң бергә яши башлагач, кимчелекләр, җитешсезлекләр ачыла. Шул чагында савыт-саба шалтырый башлый. Араны кырт кискәнче, безнең янга килегез, үз тәҗрибәбездән чыгып киңәш бирербез, дибез.
– Ашыгып кавышмагыз дигәндә, күпме вакыт аралыгын күз алдында тотасыз?
– Күпме дип, синең кешеме-юкмы икәнне йөрәгең тоемлаганчы. Ул берничә ай да, ярты ел да булырга мөмкин. Ләкин бер елга кадәр сузмаска. Үзеңдә тоемлау юк икән, кәләшне, кияүне әниеңә, апаңа, туганнарыңа күрсәт. Әни кеше күбрәк холыкка игътибар итә. Бер-берсе белән ничек яшәрләр, кирәк чагында юл куя алырлармы, дип борчыла. Минемчә, бер генә ана да, өйләнешкәч, кияү өйгә чәчәк ташырмы дип кайгырмый, тормыш көтә алырмы, ди. Егет анасы да, авыр чакта киленнең сабырлыгы җитәрме, телен тыя алырмы, дип уйлана. Җәлил хәзрәтнең бер сүзе бар: “Никахтан соң ирнең – күзе, хатынның – теле ачыла”.
– Ә мөселман гаиләсендә тавыш нәрсәдән чыга соң?
– Бер-береңә юл куя белмәүдән. Ике як та юрганны үз ягына тарта. Хәзер кызларга да баш булу хас. Минемчә эшлибез, бетте-китте, диләр. Мин – акыллы, гыйлемле, дипломлы, дип тә җибәрәләр. Танышырга килгән кызлардан нинди ир кирәклеген сорыйбыз. Ул исемлектәге тиешләрне санап бетергесез. Чибәр дә, бай да булсын, матди яктан тәэмин итсен, аның ягына гына кайтып булышсын...
– Ә егетләр нинди кәләш эзли?
– Безгә килгән егетләргә чибәрлек мөһим түгел. Кызның ничә дипломы бар, дип тә сорамыйлар. Мине аңлый белә торган кирәк, диләр. Без төс-кыяфәтләре, холыклары буенча туры килгән парларны таныштырырга тырышабыз. Хәзер кеше аралашудан бизеп бара. Шуңа күрә яшьләр, уртак тел табып, тиз генә сөйләшеп китә алмыйлар. Кайберләрен, аралашыгыз, юкса үкенерсез, дип ачуланабыз да. Соңыннан, ул – минем парым икән бит, сез аны каян белдегез, дип рәхмәт әйтеп китүчеләр була.
– Матди якка игътибар итәсезме, кемнәргә пар табу читен?
– Фатирлы, автомобильле кызга егет табу авыррак. Чөнки машиналы кыз сәпидле яки җәяүле егетне сайламый. Бер кыз айга өч йөз мең сум хезмәт хакы ала. Таләбе дә зур: егетнең кереме тагын да күбрәк булырга тиеш. Егетләргә дә, кызларга да, танышканда сүзне матди яктан башлама, дибез. Байлыкка кызыгып гаилә корырга теләүчеләр дә очрый.
– Бай егеткә дә бай кыз кирәктер?..
– Ышанасызмы, юкмы – берсе дә бай, бизнес-ледины сорамый. Гади, әйбәт холыклы, аш-суга оста кыз кирәк, диләр. Көчле ир-ат хатынының сабыр, тыйнак булуын тели. Күбесенең инде бер булса да авызы пешкән. Үзләре артыннан йөрүче хатыннар барын да яшермиләр. Ник шуларга өйләнмисез дигәч, алар үземә түгел, байлыгыма кызыга шул, диләр. Ул егетләргә кәләш тиз табыла. Иң авыры – бай хатыннарны ирле итү. Олыгаеп барганда ялгыз калган эшкуар хатын-кызлар шактый. Алар эш атына әйләнгән. Менә шулар: “Арыдым, көчсез буласым килә, дилбегәне иргә тапшырыр идем”, – диләр. Күбесе кырык яшьтән соң шулай уйлана башлый. Байлар да елый, үкенә, ялгызлыктан интегә... Хатын-кыз, байлык артыннан куып, үзен онытмасын, саулыгын сакласын, ирләрне көчле ясап, аларны алга чыгарсын, эшләргә этәрсен иде.
– Сезгә мөрәҗәгать иткән һәркем яр табамы?
– Барысы да дип әйтә алмыйм. Без – могҗиза конторасы түгел. Кемнеңдер көтә-көтә сабырлыгы бетә, кемгәдер Голливуд артисты кыяфәтендәге кеше, кемгәдер мультимиллионер кирәк. Ә миллионерны исә ул хатын-кыз кызыксындырмый. Өчәр ел көткәннән соң насыйбы чыгып кавышучылар бар. Эш матурлыкта да түгел. Чибәр булмаган кызлар кияүгә тизрәк тә чыга. Ә гаилә бәхете кешене чибәр ясый. Клиентлар арасында хирурглар, судьялар да бар. Алар эш белән мәшгуль булып ялгыз калган. Төрле милләт, дин вәкилләре килә. Үз динендәген сайларга тырышучылар күп, шунысы сөендерә. Ә яучылык хезмәтен әле үстерәсе бар. Районнарда да 40-50гә җитеп, бер тапкыр өйләнеп карамаган егетләребез шактый. Шәһәрдә ялгыз кызлар күп. Менә шуларны таныштырып кавыштырырга кирәк.

 

Фәния АРСЛАНОВА

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: