Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Мастеровые” рус театры өчен зур һәм кече заллы яңа бина салыначак

Чаллының “Мастеровые” рус драма театры өчен өр-яңа бина салыначак. Бу хакта театр директоры Армандо Диамантэ Халыкара театр көненә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Безнең яңа театр бинасы булачак. Татар театры белән безнең театр шәһәрнең төрле урыннарында урнашачак. Татар театрының урыны билгеле – алар өчен “Колизей” бинасына реконструкция ясала. Безгә яңаны салачаклар. Бу бик шатлыклы. Чөнки нәрсәнедер үзгәртеп корганчы яңаны булдыру күңеллерәк”, — диде директор.
Яңа бинада 350 һәм 150 урынлы ике зал булыр дип күздә тотыла. “Зур зал белән эш итү катлаулырак булыр. Чаллыны бик театраль шәһәр димәс идем. Шулай да эшлибез. Театрга ихтыяҗ бар. Билетлар сатыла. Безнең бер кичтә ике залда ике спектакль күрсәтү мөмкинлегебез дә була”, — ди Армандо Диамантэ.
Директор әйтүенчә, яңа театр бинасының урыны әлегә тәгаенләнмәгән – берничә урын карала. “Театр Чаллының Яңа шәһәр өлешендә булачак”, — дип ачыклык кертте ул.
Төзелеш өчен федераль финанслар каралган. Армандо Диамантэ әйтүенчә, яңа театр бинасын төзү якынча 1 млрд сумга төшергә мөмкин.

 

http://maydan.tatar/challyda-masterovye-rus-teatry-ochen-zur-hem-keche-zally-yana-bina-salynachak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев