Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Матурлыкка вандаллар кул сузмасын иде...

Әле кайчан гына Сидоровка бистәсендәге өр-яңа паркны, стеналарына матур рәсемнәр төшереп бизәлгән җир асты кичүен ачуны шау-гөр килеп бәйрәм иткән идек. Атлап йөри торган сукмакларына кадәр бизәкләп төзекләндерелгән җир асты юлын яңартуга бигрәк тә балаларын бакчага яки мәктәпкә озатучы әти-әниләр, әби-бабайлар куанды. Тик, ни кызганыч, арабызда матурлыкны кабул итәргә теләмәгән...

Әле кайчан гына Сидоровка бистәсендәге өр-яңа паркны, стеналарына матур рәсемнәр төшереп бизәлгән җир асты кичүен ачуны шау-гөр килеп бәйрәм иткән идек. Атлап йөри торган сукмакларына кадәр бизәкләп төзекләндерелгән җир асты юлын яңартуга бигрәк тә балаларын бакчага яки мәктәпкә озатучы әти-әниләр, әби-бабайлар куанды. Тик, ни кызганыч, арабызда матурлыкны кабул итәргә теләмәгән туң җаннар да бар икән...

Җир асты кичүен ачуга бер ай да үтмәде, ниндидер вандаллар аның идәнен чокый башлаганнар. Бер урында гына да түгел, сукмакның ике өлешендә бизәкләп түшәлгән вак ташлар каезлап ташланган. Миллион сумнар сарыф ителгән, йөзләгән кешеләрнең хезмәте, күңел җылысы кушылган шушы гүзәллекне җимерергә кайсы кадерсезнең кулы барган? Биредә яшәүче халык ничә еллар көтеп алган яңа парк кайсы зөбаниның күңеленә "хуш килмәгән" соң?! Бу бит наданлык яисә мәнсезлек кенә дә түгел, чын мәгънәсендә, вәхшилек! Гомере буе Сидоровкада яшәүче Гайшә апа Сәлимова бу хәлгә шулкадәр борчылган.

- Әле 2 көн элек кенә шушы кичү аша оныгымны мәктәптән каршы алган идем. Биредәге яңарышка сөенешеп, стеналарга төшерелгән сурәтләргә хозурланып кайттык. Чыннан да, шундый зур бүләк ясады шәһәр җитәкчелеге Сидоровкада һәм каршы яктагы комплексларда яшәүче шәһәрдәшләргә! Кичүдән чыгуга, аллы-гөлле чәчәкләр үскән клумба һәм "Мин сине яратам, Чаллы!" дип язылган зур панно каршы ала. Агачлар күләгәсендә утырып ял итәм дисәң, паркның буеннан-буена тезелгән уңайлы эскәмияләр үзенә чакырып тора. Балалар мәйданчыгында көн дәвамында сабыйлар шау-гөр килеп уйный, таганнарда атына. Яшерен-батырын түгел, без бу уңайлыкны 40 ел көттек! Шуңа күрә сөенечебез дә сабыйларныкы кебек ихластан иде! Чокылган урынны күргәч, ирексездән, күзләремә мөлдерәп яшь тулды. Әйтерсең лә үземнең шәхси шатлыгымны, бәхетемне урладылар, авырттырып йөрәгемә бастылар... Иманым камил, өлкән кеше җир асты кичүенә төшеп, идән җимереп йөрми. Кемнәрнеңдер балалары, оныклары кылган гыйбрәт бит бу! "Криминал оясы" дигән хурлыклы исемнән кайчан гына арынырбыз икән?! Оныкларыбыз үсә, аларның имин һәм матур мохиттә үсүен күрәсе килә, ләбаса! - дип ачынып әйтте ул бу сүзләрне.

Чыннан да, тормышка ашмастай теләк түгел бу. Тормышның матди ягына килгәндә, күпләребез начар яшәми. Табыннар сыйлы, ач-ялангач та түгел. Авырлык белән көн күрүчеләр санаулы гына. Нигездә, баланы беренче сыйныфтан яхшы телефон яки планшет белән тәэмин итү көндәлек ихтыяҗ буларак кабул ителә. Ә менә тәрбия эше, бигрәк тә рухи, әхлакый тәрбия аксый. Балага игътибар юк дәрәҗәсендә: әти-әни көннәр буе эштә. Иң аянычы, алар акча эшләгән арада, газиз балалары "урам әлифбасын" үзләштерә. Урамның кырыс кануннары яшүсмернең әле ныгып та җитмәгән психикасына зыян сала, ихтыярын "сындыра". Нәкъ шушы чорда күпләр наркотикларның, исерткеч эчемлекләрнең "тәмен" татып карый. Андыйларны төрле секталар, җинаятьчел төркемнәр дә "аулый". Нәкъ менә шул чорда әти-әнинең игътибарына, кайгыртуына аеруча мохтаҗ яшүсмер. Шул чакта әле улыңны яки кызыңны урам йогынтысыннан йолып кала аласың. Аннан соң инде эш узган була. Безнең җәмгыятьнең мәңгелек хастасының сәбәбе дә бит - иң кирәгенә вакыт җитми калу. Ягъни тормышыбызның чәчәкләре итеп үстергән балаларыбызга! Ә "урам әлифбасы"ннан башканы белмәгән, наркотиклар аңын томалаган балалар тормышның матурлыгын, бәхетле булып яшәүнең мәгънәсен дә аңламый. Кемнәрдер иҗат иткән гүзәллеккә дә битараф алар. Иң аянычы, әнә шул битарафлык, томаналык, мәнсезлек ахыргы чиктә, җинаятьчелеккә илтә.

Без Гайшә апа белән сөйләшеп торган арада, янәшәбездә коляска этеп баручы яшь гаилә туктала. Ләйлә белән Ринат Харисовлар шушы кичү аша 7/9 йортында яшәүче әниләре янына йөриләр икән. Аларның да фикер-теләкләре безнеке белән тәңгәл.

- Минем кебек яшь әниләрдән дә ныграк сөенүче булмагандыр. Бала белән саф һавада йөрү өчен бер генә урын да юк иде бит. Шулкадәр уңайлы, матур итеп эшләделәр. Рәхмәт яусын шушы эшкә өлешләре кергән барлык хезмәткәрләргә дә. Ә инде кемнеңдер хезмәтен аяк астына салып таптаган яшьләрнең әти-әниләрен кызганам мин. Балаларына дөрес тәрбия бирмәгән өчен үзләре җавап тота, иң кыенын үзләре күрә бит. Безнең күрше подъездда яшәүче бер хәсрәт ана башта үзе эчте, хәзер төрмәдән кайткан улы белән сугышып-эчеп яталар. Ходай язмасын шундый язмышны! Ә безгә, яшьләргә, андый гамәлләрдән гыйбрәт ала белергә кирәктер. Һәркемнең бәхете үз кулында, әйеме, улым! - дип елмаеп, коляскада "угу"лап яткан сабыен сөеп алды Лилия.

Ә мин аларга бәхет, сәламәтлек теләп озатып калдым. Чыннан да, кешелеклелек синең үзеңнән, гаиләдә алган матур тәрбиядән, әти-әниең күңелеңә салган игелектән, кадер-хөрмәттән башлана. Дөрес итеп тәрбиялик балаларыбызны! Үзебез яшәгән мохитнең матурлыгын саклап яшәргә өйрәтик. Вандаллык кылуның шаһиты булганда, битараф булмыйк, андыйларны бергәләп җаваплылыкка тартыйк. Җәмгыять бит ул биниһая зур көчкә ия. Күмәк көч белән таулар күчерергә була. Туган шәһәребезнең гөлчәчкәдәй матур, яшәү өчен уңайлы булуы да күбрәк үзебездән тора. "Мин Чаллыны яратам" дигән сүзләр салкын трафаретка гына әйләнеп калмасын иде. Ул сүзләргә бик тә тирән мәгънә, берничә буын шәһәрдәшләребезнең мәхәббәте, күңел җылысы салынган бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев