Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәчетләрдә – ветераннарны хөрмәтләү

Чаллының "Ак мәчет"ендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан өлкән буын мөселманнарын - Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, балачаклары авыр сугыш чорына туры килүчеләрне хөрмәтләү мәҗлесе булды. Анда Яңа шәһәрнең 8 мәчете әһелләре катнашты. Чараны оештыручы - "Ак мәчет". Ветераннарны мәчет имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, шәһәр имам-хатыйбы Әлфәс...

Чаллының "Ак мәчет"ендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан өлкән буын мөселманнарын - Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, балачаклары авыр сугыш чорына туры килүчеләрне хөрмәтләү мәҗлесе булды. Анда Яңа шәһәрнең 8 мәчете әһелләре катнашты.

Чараны оештыручы - "Ак мәчет". Ветераннарны мәчет имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, шәһәр имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре мэриясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин котладылар, аларга саулык-сәламәтлек, озын гомер теләделәр. "Сез динебезне саклап аны безгә тапшырып калучылар да," - диде Рөстәм хәзрәт үзенең чыгышында. Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Фәиз улы Борһанов җавап чыгышында мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәткә үзләренә карата булган даими игътибар, кайгырту, ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен белдерде. Мәҗлестә сугыш ветераннарыннан алар ике генә кеше иде. Икенчесе - Мостафа Шакирҗан улы Хәйбуллов. Кызганычка каршы, исән булган ветераннарның күбесе бүген аягында йөри алмый, урында ята.

Ветераннарга "Ак мәчет" тарихын яктырткан китап бүләк иттеләр, алар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.

Шундый ук чара 8 майда шәһәрнең "Нур-Ихлас" мәчетендә дә оештырылды. Ошбу мәхәлләдә сугыш ветераннарыннан Әсхәт ага Нәбиуллин гына исән. Ул әле аягында йөри, шуңа күрә мәҗлеснең түрендә булды. Ветераннарны котлау чыгышында мәчет имам-хатыйбы, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин моннан 20 ел элек мәхәллә әгъзалары арасында 15 сугыш ветераны булуын искә алды. "Хәзер инде тыл хезмәтчәннәре саны да кими бара. Ветераннарыбыз даими кайгырту тоеп яшәргә, яшь буын аларга зур хөрмәт күрсәтергә тиеш," - диде ул. Әлфәс хәзрәт мәҗлестә сугыш һәм тыл ветераннарына мәчетнең итстәлекле бүләкләрен тапшырды.

Котлау сүзләренә Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли дә кушылды. Ул да ветераннарга озын гомер, саулык-сәламәтлек теләде, өлкән буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтүнең мөселманнар өчен изге бурыч булганлыгын искәртте.

Рәсемдә: Әлфәс хәзрәт сугыш ветераны Әсхәт ага Нәбиуллинга истәлекле бүләк тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев