МЧС салкыннар турында кисәтә, кыярларыгызны каплагыз!
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәлеге республикада кырау төшү һәм салкынайту турында кисәтте.
25 һәм 26 май төнлә Татарстанда урыны белән һава температурасы -1 градуска, ә туфракныкы -3 градуска җитәргә мөмкин. Шул уңайдан МЧС үсемлекләрнең өшүе бар дип кисәтә һәм түтәлләрне полимер пленка, салам ише әйберләр белән капларга киңәш итә. 25 майда көндез 18 градуска кадәр, ә 26 майда 24 градуска кадәр җылытачак. Татарстан синоптиклары ялларда көндез көчле җил көтелә дип тә белдерде. Үзегезне һәм кыярларыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев