Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм итте

“Энергетик” мәдәният сараенда шәһәрдәшләребезгә бәйрәм бүләк итүчеләр өчен тантана булды.

Бирегә артистлар, язучылар, музей хезмәткәрләре, сәнгать мәктәпләре укытучылары, иҗат коллективлары җыелган иде.
Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән хаким урынбасары Флера Андреева котлады. “Чаллыда мәдәният шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше елларында барлыкка килде. 2019 - шәһәрдәшләребез һәм автогигантта эшләүчеләр өчен истәлекле ел. КАМАЗ төзелә башлауга быел 50 ел тула. Мин беренче төзүчеләргә рәхмәт әйтәм, чөнки алар күп традицияләргә нигез салучылар”, - диде ул.
Аеруча тырыш хезмәткәрләргә ТР министрлар кабинетының һәм шәһәр хакименең рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырдылар. Шулай ук акчалата премияләр тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында “Энергетик” мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева, картиналар галереясе хезмәткәре Рузия Гафурова һәм башкалар бар иде.
Тантанада җырчы, көйләр язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов исемен Чаллы мәдәниятенең Мактау китабына керттеләр.
Кунаклар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары, артистлар чыгыш ясады. Шунысын да әйтергә кирәк, 15 иҗат коллективы “Халык коллективы” исемен йөртә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев