Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Менделеевскийда – чаллылылар өчен госпиталь

Чаллыда коронавирус йогышының 700гә лаборатор расланган очрагы теркәлгән.

Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев журналистлар белән пресс-конференция барышында хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, COVID-19 диагнозы белән авыручы-ларны дәвалау йогышлы авырулар хастаханәсендә, сугыш ветераннары госпиталендә, 5нче һәм 2нче номерлы Шәһәр хас-таханәсендә, Тукай һәм Алабуга хастаханәләре корпусларында дәвалана. "Без Татарстанның бөтен төньяк-көнчыгыш зонасына хезмәт күрсәтәбез. Пациентларны госпитальләргә җибәрү резервлар Пациентның сәламәтлеге торышы буенча түгел, ә аның яшәү урыны буенча билгеләнә. Хәзер безнең шәһәр читендә Алабуга корпусларының берсендә госпитальләр булдырылды. Кирәк булган очракта, сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, госпитальләрне ачу буенча регламент бар, ул Менделеевскийда ачылачак, 80 койка булыр дип планлаштырыла",-диде Александр Николаев.

Матбугат конференциясе барышында компьютер томографиясен үткәрүне оештыру мәсьәләсе дә яңгырады. Александр Николаев билгеләп үткәнчә, Чаллыда КТ үткәрү өчен сигез аппарат бар, аларның дүртесе дәүләт учреждениеләрендә, шул кадәр үк – шәхси медицина үзәкләрендә. «КТ-тикшерү кирәк булган очракта табиб тарафыннан билгеләнә. Дәүләт учрежде-ниеләрендә компьютер томографиясе 2 нче һәм 5 нче шәһәр хастаханәләрендә, БСМПда бар.

Шәхси клиникаларда чиратлар буенча сораулар булды. Бүген без Росздравнадзор вәкилләре белән очраштык һәм бу мәсьәлә турында фикер алыштык, хәл итү юлларын эзләдек. Проблемалар булган очракта, чаллылылар сәламәтлек саклау идарәсенең "кайнар линиясенә" 8-929-722-72-51 номеры буенча шалтырата алалар. Без ярдәм итәргә тырышачакбыз", – дип аңлатты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X