Шəhри Чаллы

"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"

Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар дуэтында кем баш, гаиләдә кем муен?

- Сәхнәдә берәү әйдәп баручы булырга тиеш. Безнең очракта ул – мин, бөтен эшне дә үзем башкарырга тырышам, - ди Рөстәм "Интертат.ру" хәбәрчесенә. - Иҗади дуэтыбыз минем проектлар һәм идеяләр белән уңышлы гына бара. Бу өлкәдә минем тәҗрибәм зур. Барлык башлангычларда да хатыным миңа терәк булып тора. Элек барлык карарларны үзем генә кабул итә идем, хәзер күп очракта Ләйлә белән киңәшләшәм. Тик ахырдан ноктаны үзем куям, барысы да мин теләгәнчә тәмамлана.
Популярлыкка килгәндә, Ләйләне өстен чыгарып әйтәсем килә. Ул миңа караганда күпкә яхшырак җырлый. Сәхнәгә чыкканда иң беренче чиратта үземә түгел, ә Ләйләгә игътибар итәм. Аның өчен репертуарны үзем сайлыйм, яхшы сәхнә костюмнары тектерәм.
Соңгы “Мизгелләр” дип аталучы җырын да мин тәкъдим иттем, хатыныма нәрсә кирәген яхшы беләм. Сәхнә – безнең уртак бизнес, без бер-беребезне тулыландырып эшлибез. Сүз юк, ялгыз җырлау шактый отышлы. Тик бергә концертларга йөрү күпкә уңайлырак. Беребез өйдә калса, икенчебез гастрольләр белән еракка чыгып китсә, авыр булыр иде.
Икебез дә сәнгать кешесе булгач, бер-беребезне аңлыйбыз. Һәрвакыт акыл белән эш итәргә тырышам, шуңа күрә бер казанга ике тәкә башы сыя. Алай сөзешкәнебез юк.

 

https://kiziltan.ru/kultura/16665-min-nichek-ytm-shulay-bulachak.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: