Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов өч күп балалы ананы медальләр белән бүләкләү турындагы Указны имзалады

Һәр бүләкләнәчәк әни кешенең дә бишәр баласы бар.

Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә өч ананы «Ана даны — Материнская слава» медале белән бүләкләячәкләр.

Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Апас районы Азбаба авылыннан Гөлназ Гайнуллина, Кукмара районы Лельвиж авылыннан Татьяна Сидорова, Тәтеш районы Киртәле авылыннан Татьяна Романова Татарстан Республикасының «Ана даны — Материнская слава» медальләре белән бүләкләнәчәк.

  • «Ана даны — Материнская слава» медале Татарстанда 1999 елда «гаиләгә һәм анага дәүләт ярдәме, җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын һәм ана-анага карата югары хөрмәт тәрбияләү максатларында» гамәлгә куелды. Медаль белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар бүләкләнә.

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев